Әлеге чарада мактауга лаек булган, күп балалы гаиләләр, иҗтимагый оешма вәкилләре, Хатын-кызлар Советы рәисе, яшь гаиләләр, авыл җирлекләре администрациясе Башлыклары катнашты. Мәдәният йортының фойесында төрле тематик күргәзмәләр эшләде. Очрашуны Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова алып барды. Ул үзенең чыгышында районыбызда матур гына яшәп, тәртипле балалар үстерүче, җәмәгать тормышында актив катнашучы гаиләләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Гаилә елы” кысаларында оештырылган конкурсларда катнашучы гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Чарада шулай ук «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы җитәкчесе урынбасары Валерия Аринина, Иске Кулаткы район больницасы гинекологы Э. Ш. Кунеевская, район Хатын-кызлар Советы рәисе урынбасары Л. Р. Байбикова, күп балалы гаилә Башлыгы Р. Г. Тумашев һәм район мәгариф идарәсе начальнигы И. С. Агрусева да эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Очрашу чарасы район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән чыгышлар белән үрелеп барды. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укый алырсыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев