Танымадың бүген Син мине
Тырышып-тырышып карлар көри идең
Сиздермәдем инде килгәнне.
Якын килергә дә кыенсындым
Бүлмим дидем Синең эшеңне
Нигә шулкадәрле көртләр өйдең диеп
Я тиргәрсең дидем үземне.
Бик тә җитди идең.... Кар бөртеге булып
Кунган идем Синең керфегеңә
Күз дә салмый сыпырып аткан булдың
Сиздем... Авыр бүген Синең йөрәгеңә.
Сиздем... Күңел Кошың боек
Сәбәбен дә беләм... Әйе, беләм....
Юатыйм дип килгән идем Сине
Танымадың.... Китәм инде... Китәм...
Җаның елаганда, сүзләр артык
Вакыт кирәк....Үтәр, үтәр бар да
Кыш артыннан ямьле язлар килер
Эрер тиздән бүген яуган кар да.
Боз да эрер Синең күңелеңдә
Шау-чәчәккә күмелер яз җиткәч
Җилләр булып килгән идем бүген
Ямансумы, әйтче, мин киткәч....
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 24