Предыдущая публикация
Менә килдем
Таң җилләре булып иртәдә
Йокылардан Сине уятыйм дип
Чәчләреңнән сыйпап, иркәләп...
Тагын килдем... Ачык тәрәзәңнән
Шыпырт кына кердем яныңа
Җаным белән кочып, догаларым укып
Булыйм әле әзрәк яныңда.
Булыйм әле... Булыйм Синең янда
Бик сагынган идем югыйсә
Тәмле итеп, изрәп Син йоклыйсың
Йокла... Йокла...Тәмле төшләр Сиңа!
Күңелем булды... Догаларым белән
Булдым әле Синең яныңда
Хәерле иртә! Көнең шатлык белән үтсен!
Ак бәхетләр телим юлыңда!
Сау булып тор! Уятмадым инде
Бүлмим дидем татлы йокыңны...
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 13