Предыдущая публикация
Ходай сыный адәм баласын
Шул акча дип... Комсызланып
Күпләр сата бүген намусын.
Нигезләрен, туган йортын сата
Якыннарын ут эченә ата
Белсә иде шул намуссыз җаннар
Шул акчада күпме гонаһ ята.
Акча белән.... Әйе, акча белән
Ходай сыный адәм баласын
Белмидер шул... Гонаһлары өчен
Тәмугъ утларында янасын.
Халәл булсын тапкан малыбыз!
Чиста булсын иде җаныбыз.
Намус белән... Якты эз калдырып
Үтсен иде гомер юлыбыз.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 18
Утсен иде гомер юлыбыз