Сез кайдан дип сорасагыз
Безнең авыл - Миңеште
Наҗар Нәҗми.
Киң урманнар уртасында
Агыйделкәй буенда
Урнашкандыр безнең авыл
Аны белә һәркем дә.
Авылымны урталай бүлеп
Ага Миңеште елгасы
Шул елгада коенып үсте
Бөтен бала-чагасы.
Без үскәндә безнең авыл
Бигрәкләр дә бай иде
Сөт һәм кирпеч заводы
Тегермәне бар иде.
Әлеге кебек елга буен
Кечерткән басмый иде
Витамин оны заводы
Авылда эшли иде.
Бөтен җирдә тәртип иде
Халык кунакчыл иде
Авыл халкы бер-берсенә
Кунакка йөри иде.
Чишмә буендагы талда
Сандугач сайрый иде
Тар сукмагын үлән баскан
Талым картайган инде.
Мин укыган мәктәпнең дә
Урыны гына калган
Тау башлары кыңгырау тавышын
Сагына сыман һаман.
Әрәмәгә кереп булмый
Бөрлегән җыям дисәң
Эх, сукмаклар чуалган шул
Эзләргә үлән үскән.
Бәләкәй яландагы алан
Безне сагына микән
Юаларымны җыймыйсыз
Диеп үпкәли микән.
Керерлек түгел шул анда
Сагынып еласам да
Бар да үткәннәрдә калган
Кузгалак...Юасы да...
Кичләр җитсә, клубта
Кино карыйсым килә
Шул кино эченә чумып
Елап көләсем килә.
Индия киносы килсә
Бар авыл барыр иде
Киномеханик планы
Бер көндә тула иде.
Һәр шимбәдә кичке уен
Клубта гөрли иде
Гармун көенә бар яшьләр
Туйганчы бии иде.
Кыз-егетләр барыбыз да
Бигрәк оялчан идек
Күбрәк күз карашы белән
Яшерен сөя идек.
Бар да тигез, бар да ихлас
Ә йөрәкләр саф иде
Эх, яшьлегем, балачагым
Шундый сагындым сезне.
Авылымда үзгәрешләр
Ай-һай күп шул...Бигрәк күп
Элеккечә сәламли тик
Әрәмәдәге кәккүк.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11