Предыдущая публикация
Берүк кенә заяга уздырма
Авыр сүзләр әйтеп бер-береңә
Йөрәккәеңне син туздырма.
Сиңа әйтсәләр дә, җавап бирмә
Тешеңне кыс...Берүк эндәшмә
Авыр сүзләр алар онытылмый
Кеше җанын яралый күрмә.
Кеше ярсыганда сүзләр артык
Тоз сипмә син аның ярасына
Нишлисең бит, төрле-төрле холык
Ходай биргән адәм баласына.
Кайберләре кайнар вулкан төсле
Бер сүздән дә кабынып китәләр
Ләйсән яңгыр булып яу шул чакта
Сафлык алсын синнән күңелләр.
Бозлы күңелләрне эретә бел
Шаян сүзең, җылы җаның белән
Күп сөйләмә... Серле табышмак бул
Сихерлә син күз карашың белән.
Тик талашып кына яши күрмә
Мизгел генә бит безнең гомерләр
Бүген яшибез дә... Ә иртәгә...
Иртәгәсен аның кем белгән.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5