Предыдущая публикация
Шундый матур
Яфраклар да бик тиз коелды
Агачларым күлмәкләрен салгач
Дөньям яктыргандай тоелды.
Әйе, көзләр якты быел... Сизәсеңме?
Тоясыңмы аның яктылыгын?
Хәтта томаны да шундый үзгә
Күңелләргә сала аклыгын.
Көз айлары, беләм, бераз моңсу
Сагышларга төрә күңелне
Сагындырыр өчен яшибез бит
Бер бирелгән шушы гомерне.
Сагынудан моңлы җырлар туа
Күңелләрнең кылын тибрәтеп
Моңнар булып тама сагышларым
Сагынам сине өзелеп-өзелеп...
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 22