Юк, кирәкми миңа дан-шөhрәт
Бүгенге көнем минем өчен бүләк
Бүгенге көнемдә миңа бик рәхәт.
Якыннарым hәрчак йөрәгемдә
Алар өчен яшим җан атып
Күзем ачу белән теләк телим
Бар Галәмне бүген яратып.
Дөньям матур, дөньям шундый матур!
Сау-сәламәт булсаң ни кирәк
Балаларым миңа канат куя
Пар канатым миңа ныклы терәк.
Туганнарым колач җәеп тора
Хөрмәт итә мине дусларым
Җаным-тәнем сөю-назга тулган
Күңелемнән ургый җырларым.
Аякларым биеп кенә тора
Яшем юл уртасын узса да
Шөкер итеп кенә яшим бүген
Ходай миңа язган язмышка.
Җаным җылы, ә йөрәгем кайнар
Йөрәгемдә сөю ялкыны
Аллага шөкер, гомер көземдә дә
Хисләремдә - язлар ташкыны.
Акылым да зирәкләнде хәзер
Үлчәп атлыйм һәрбер адымны
Булган бәхетемнең кадерен беләм
Бөртекләп бит җыйдым мин аны.
Тәмле телем - бәхетемнең башы
Әткәй-әнкәемнең бүләге
Төче түгел, төчеләнә белмим
Ихлас минем әйткән һәр сүзем.
Ниятем изге....Шуңадыр да инде
Һәр адымым саен изгелек
Юлларымда һәр очраган кеше
Суза миңа бәхет төргәге.
Бер ни өмет итми сөя беләм
Мәхәббәттән алам илһамны
Сөям икән - мин гомерлек сөям
Минем йөрәк бик тә акыллы.
Тыштан ялтырамый гына, ләззәт биреп
Эчке бәхетем миңа нур сибә
Юк, кирәкми миңа биек үрләр
Бүгенге көнемдә шундый рәхәт миңа.
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 110
БИК матур шигыоь