Кеше өчен түгел тормышым
Гомер елгам - гади генә елга
Тик үзенчә аның агышы.
Талгын гына ага...Аның үз моңы
Үз сагышы... Йөрәк тибеше
Үз шатлыгы, бәхет - куанычы
Үз сукмагы аның... Үз эзе.
Таш атсалар да, пычратсалар да
Суы аның һич тә пычранмый
Киресенчә, ул сафлана гына
Тик чистара гына...Болганмый.
Язгы ташкын гына елгам суын
Ярларыннан әзрәк чыгарса да
Ярны җимерми ул... Бик тиз урынына кайта
Хисләреннән ярсып алса да.
Юлларында булган каршылыкны
Тик үз көче белән җиңә ул
Зарланмыйча, үртәлмичә генә
Барлык сынауларны үтә ул.
Иреклеге аның бары хыялында
Агымсуның сихри моңында
Шул моң аңа яшәү көче бирә
Һәм тынычлык бирә җанына.
Талгын гына ага гомер елгам
Үз сукмагы аның...Үз моңы
Үз бәхете, шатлык- куанычы
Үзе генә белгән моң-зары...(Рүзилә Гатауллина)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14
Узе генэ белгэн мон -зары. ..(РЭХМЭТ ШУНДЫЙ ШИГЫРЬЛЭРЕН ОЧЕН )
Гомер елгам гади генэ елга
Тик уэенчэ анын агышы.
Чонки аны бер кем дэ узгэртэ алмый миннэн башка.Ижадый унышлар.