Предыдущая публикация
Ут алынган тәрәзәләр..
Кичләр керә..Ут алынган тәрәзәләр,
Җил капкасы, ачык тышта.
Такта, салам башлы өйләр, урамнарда.
Хәл белешә, кеше ашта.
-Әйтмәс идем бик тә тук- дип, заманасы,
Күңел ачык, ипи- чәе, җитә ашка.
Алтын вакыт, кайгы- шатлык гел дә бергә,
Кешеләре иде башка..
Кичләр керә.. Ут алынган тәрәзәләр,
Урамнары салган таштан.
Йозак куйган, яңа өйләр урамнарда,
Заманалар, инде башка.
Мал - мөлкәткә тулган хәзер, заманасы,
Бар да җитә, кием, аш та.
Ә нигә соң бик салынган йөрәкләргә?
Кешеләре, хәзер башка..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев