Предыдущая публикация
Кар бизәге аша сулаган,
Әй язкаем, зинхар ачуланма,
Синән хисләр бүген урламам.
Ак тынлыгың, аксыл томан аша,
Әкияттәй серләр үргәндә,
Кышларыңа бүген, чиксез гашыйк,
Җирне ак тынлыкка төргәндә.
Куакларың, ак бәс сарыганда,
Суык тынлык, җанны кочканда,
Уятмагыз мине татлы төштән,
Күбәләктәй карлар очканда.
Көмеш балкыш белән уралганда,
Ак чаткылар сибеп карларың,
Кар бөртегең гүя, сирпеп кунган,
Суык ялкыныңда янармын.
Бу төшләрдә гел югалмас өчен,
Оныттырган, ап - ак хис тулып,
Тынлыгыма, сине чакырырмын:
-Кил яныма!- диеп, бир кулың..
Йөрәккәең тынлык ошатмаса,
Көмеш чаткы сибеп, сулаган.
Әйдә очыйк, хисләр буранында,
Сөюләрдән кышлар тыймаган...
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев