Күнегәбез, барсына да бугай,
Кушканнарның барын эшләргә,
Ошамаганнарга да түзәбез,
Ярый теш бар, телне тешләргә.
Хуплап яшәргә дә, гел алданып,
Тамак тукта, мактап ашарны,
Аң әйтсә дә: -Дөрес түгел болай!
-Риза!- дибез, иеп башларны .
Намус югалтырга күнегәбез,
-Ягып булмый!- диеп, ипигә,
Сайламаган сайлаучылар булып,
Имза куеп, кәгъаз читенә..
Күнегәбез, яхшы яманнарга,
Зар орабыз, элек түзгәнне,
Сүрәтенә карап табынабыз,
Кешелектән чыгып бизгәннең.
Күнегәбез хайван сүрәтенә,
Кереп барганына бәндәнең.
Акыл юктан, күкрәк каканнарга,
Аңнан, алда куеп бәдәнен.
Мактап сәхнәләрдә, күнегелә,
Кешеләрдән, маймыл булганның,
Моңсыз җырны мактап, сикерәбез,
Хуплап яңа маймыл туганын.
Иелгән баш:— Кылыч кисмәс! -диеп,
Күнегелә үлеп, үлмәскә.
Күнегәбез..яхшылыкка түгел,
Үзебездә хата күрмәскә..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев