Предыдущая публикация
Зур тырышлык кирәк йөзәр өчен
Вакыт дулкынында батмыйча.
Тик сабырлык ярдәм итә ала,
Интеккәндә юлны тапмыйча.
Вакыт дулкыннары каты кага,
Бураннарда әгәр адашсаң.
Бәгырь катып, йөрәк әрнегәндә
Үз үзеңне ялгыш алдашсаң.
Вакыт үтә, тәгәрмәче аның
Кешелекне сынап әйләнә.
Тик нигәдер аңлап бетеп булмый:
Кайчак күзләр нигә "бәйләнә"?
Язмыш җиле, тормыш сынаулары
Болгандыра вакыт дулкынын.
Шул дулкында армый йөзәр өчен,
Сүндермикче сөю ялкынын!
13.01.2022 Нәкыя Хәйруллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11