Без дә читтә калмыйбыз.
Ничек инде шундый көнне,
Без котлаулар алмыйбыз?!
Без булмасак, җир йөзенә
Ирләр дә тумас иде,
Дөнья ямьле, ашлары да
Гел тәмле булмас иде.
Без булмасак, гел рәхәттә
Яшәр иде егетләр.
Ишетмәс тә иде алар,
Тиргәүләр дә үгетләр.
Ярый әле без булганбыз
Ашарга колак итен.
Ни дисәң дә, без булмасак,
Булыр иде бик читен.
Булмас иде тикшерүче
Ирләрнең эшләгәнен.
Белмәс иде ир-егетләр
Рәхәттә яшәгәнен.
Ярый әле без туганбыз
Ирләргә булып парлы.
Кемнәр генә тыңлар иде
Эштән кайткач, моң-зарны?
Кер юарга, пешерергә,
Барына да без кирәк.
Авыр чакта таянырга,
Ирләргә дә без терәк.
Булмас иде, әйдә барыйк,
Алыйк диеп торучы,
Ял көненә сез торганчы,
Мең планнар коручы.
Без булмасак, кемнәр сезне
Алып барыр кибеткә?
Рәхәт инде безнең белән,
Җирдә һәр ир-егеткә.
Яшермибез, сез булганда,
Бик күңелле безгә дә.
Кемгә үпкәләр идек без,
Уйнап әйткән сүзгә дә?!
Кем дип ашлар пешәр иде,
Кемне яратыр идек?
Бар җыелган ачуларны
Кемгә таратыр идек?
Кемне иркәләр идек без,
Авыр эштән арсагыз?
Сезнең белән без дә назлы,
Җайлап, майлап торсагыз.
Менә шулай яшик әле,
Терәк һәм кирәк булып.
Араларда беркайчан да,
Йөзмәсен кара болыт.
Булганыңа рәхмәт диеп,
Гомер итик гөрләшеп,
Кайгысында, шатлыгында
Парлы булып, берләшеп.
Ә барыбер, җир йөзендә
Юктыр сезнең кебекләр.
Барсы өчен рәхмәт сезгә,
Бәйрәм белән, егетләр!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев