Бәйрәм итә халык, мәш килә.
Авыл йорты кунак каршы ала,
Бәлеш пешә, тәмле ис килә.
Бәйрәм рухы күңелләргә сеңгән,
Бала-чага ихлас сөенә.
Ә мәйданда инде яше-карты
Сиптерәләр бию көенә.
Батырларны зурлый бүген халкым,
Кыр эшләрен җиңгән ир-атлар.
Күтәрәләр әләм, күренә ул
Бик биектән, ерак-ерактан.
Көрәшчеләр әзер, билбау алып
Бил алыша асыл егетләр.
Һәръяктан да булган безнең ирләр,
Тырыш, көчле, бөркет кебекләр.
Ат чабышы үзе бер могҗиза,
Яшь малайлар ияр өстендә.
Аяк үрә халык каршы ала,
Ак сөлгеләр салып иңенә.
Хатын-кызлар бер дә кимен куймый,
Кул көрәшә, аркан тарталар.
Ярты потлы шикәр комын хаттә,
Җилкәсенә куеп чабалар.
Зхзээ
Ә балалар, алар бик бәхетле,
Матур кием, тәмле ризыклар.
Уен-көлке, дуслар барсы янда,
Тагын әле бик күп кызыклар.
Агыла җыр, дәртле бию көе,
Уяткандай авыл өйләрен.
Тальян тартып күрче, ничек оста
Сиптерәләр урам көйләрен.
Сабантуе матур, олы бәйрәм,
Буыннардан килә буынга.
Өйдә яту бүген гөнах булыр,
Киттек, әйдә, САБАНТУЕНА!!!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1