Предыдущая публикация
Сызылып кына таңнар ата
Туган авылым өстеннән,
Туып үскән газиз җирем
Һич чыкмыйсың исемнән.
Туган авылым, үскән җирем,
Бигерәк матур төбәктә.
Чишмә суын кайтып эчсәм
Дәва бирер иде йөрәккә.
Туган авылым, ямьле төбәгем
Сагындырып төшкә керәсең,
Синнән еракларда яшәсәм дә
Сине уйлап яна йөрәгем.
Авылым зурая, матурая,
Яңа йортлар калкып чыга.
Үзем туып, үскән нигезем
Мине бик сагындыра.
Синдә туып үстем бит мин,
Көт авылым, кайтырмын кире.
Туган нигез, туган туфырак
Сагынып көтә бит мине.
Әлфия Кәримова. (2019 ел.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев