Предыдущая публикация
Авылыма кайткач уйга калдым,
Бик еракта калган балачак.
Бер борчусыз нарасый чакларым,
Тик истәлек булып калачак.
Хәйран калып исләремә алам,
Кайда, ничек уйнап йөргәнем.
Бәйнә-бәйнә күз алдыма килә,
Кино караган күк үткәнем.
Үсмер вакыт, мәктәптә укулар,
Бүгенгедәй яшьлек хисләрем.
Күз алдымда тәүге очрашулар,
Уйлыймын да, китә исләрем.
Минем кебек, искә алалардыр,
Бергә уйнап үскән дусларым.
Мин хәтерлим, сез дә онытмагыз,
Сезне сагынучы дус барын.
Фәридә Гарипова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев