Предыдущая публикация
Менә Рамазан да җитте,
Мөселман өммәтендә.
Ходайга дога кылулар,
Өзелмәс көн дә, төн дә.
Рамазанның төннәрендә,
Тәравих була инде.
Алланың рәхмәте белән
Бу айда Коръән иңде.
Ураза тоткан кешегә,
Ходай әҗер бирәчәк.
Күңел чиста, тәндә сихәт,
Якты булыр киләчәк.
Сәхәрләре, ифтарлары,
Сөендерә һәр заман.
Унике айның солтаны -
Хуш киләсең, Рамазан!
Мөнир Сабитов.
Ульян шәһәре.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 50