Предыдущая публикация
Байлыктамы куаныч, кардәшләр?
Дөнья куабыз дип ашыгабыз,
Ни җитми соң безгә, кешеләр?
Күпләрнең нәфесләре чиксез,
Мәңге яшәр кебек кылана.
Ялгышабыз кайчак дусларда,
Туганлык та кат-кат сынала.
Ярдәмлекнең дә кадере беткән,
Бер-береңә, терәк булып яшәрлек.
Яшәү диеп атап булыр микән,
Югалып калса бердәмлек...
Яши күпләр, барына шөкер итеп,
Язмышым шул, диеп, килешә...
Дөнья малына алданып яшәп,
Кайсылары шайтанны да дус итә.
Аңлый алсак иде, без кешеләр,
Байлык колы-җәһәннәмнең юлы!
Бу тормыштан күпне таләп итмик,
Булсын бездә иман байлыгы...
Яшик җирдә тыйнак кунак булып,
Изгелегебез калсын кешеләр!
Вакытлыча барда...Онытмыйк,
Барыбызны да...ләхет тигезләр!
Зәбир Низамиев.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5