Исән-сау булсак
Бар да әйбәт булыр, Алла бирсә
Якты дөнья оҗмах кебек бит ул
Күңел күзең матурлыкны күрсә.
Изге ният ятса һәр гамәлдә
Якты уйлар булса күңелдә
Олы бәхет бит ул...Иң зур бәхет
Яшәвебез безнең бу җирдә.
Үткәннәрең үкенечсез булса
Бүгенгенең белсәң кадерен
Якты дөньяң нурлар чәчеп торыр
Моңга тулыр синең күңелең.
Һәр адымны бик сак кына атлап
Төптән уйлап һәрбер фигыльне
Яшик әле, яшик дөньяларда
Кадерен белеп мизгел гомернең.
Ярата белик берни өмет итми
Чын күңелдән....Ихлас йөрәктән
Нинди булса, шулай кабул итеп
Эчтән теләп изге теләкләр.
Гаилә учагыбызны җылы итик
Бөркелеп торсын аннан рәхәтлек
Җан җылыңа төреп, сөеп һәм сөелеп
Яшәүләре үзе бәхет бит.
Мәхәббәтле йортта тусын сабый
Пар канатта үссен тибрәлеп
Әни күңеленнән назлар алып
Әти йөрәгеннән көч алып.
Бертуганнар белән тату яшик
Ихтирам итик ата-ана рухын
Салкын җилләр исеп, туганнарның
Араларын берүк суытмасын.
Дуслар белән чын дус була белик
Дуслык бит ул гомер биргән бүләк
Уңышлары безнең уңыш булсын
Бәхетенә аның сөенә белик.
Көнләшүләр, ачу-нәфрәтләрне
Безнең күңел читкә тибеп куйсын
Мәхәббәттән....Бары мәхәббәттән
Йөрәгебез дөрләп-дөрләп янсын.
Булган хаталардан сабак алып
Зирәкләтик әйдә акылны
Кабат-кабат Ходай сынамасын
Үлчәп атлыйк һәрбер адымны.
Югалтусыз тормыш бармый шул ул
Урап үтеп булмый язмышны
Күркәм сабырлыклар бир син, Аллам
Күтәрергә килгән кайгыны.
Хәерле гомерләр насыйп ит син, Аллам
Исән-сау булсын газиз балалар!
Үрнәк булып, матур тормыш көтеп
Яшәсеннәр ата-аналар!
Әйе, исән булыйк! Исән-сау булсак
Ялгышларны була төзәтергә
Соңга калмыйк!!!! Соңга гына калмыйк
Газиз кешеләрне кадерләргә.
Соңга калмыйк! Соңга гына калмыйк
Кеше булып җирдә яшәргә!
Насыйп булсын соңгы сәгатеңдә
"Аллага шөкер....Аллага мең шөкер
Матур яшәдем җирдә дияргә"
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 12