Предыдущая публикация
Аллаһым биргән барысын.
Булганына шөкер итәмен,
Шуннан рәхәт табамын.
Аякларымда да әле хәл бар,
Авыртса да, йөреп китәрлек.
Куларымның да көче бар,
Тормыш-диңгездә йөзәрлек.
Кайвакыт танышлар очрап,
Хәлең ничек дип сорыйлар.
"Исән-сау, яхшы"-димен,
Булганда да авыр чаклар.
Куанып иртәнге таңнарга,
Яшим шулай тыныч кына.
Гомер дигән елгамда,
Ага бара шулай тын гына.
Зәбир Низамиев 20.12.24.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 12