Бары тик син генә
Гомер буе ярдәм биргәнсең.
Кул күтәреп сораучылар булса,
Кабул итми калмам, дигәнсең...
Күңелемне баглыйм Раббым Сиңа,
Кулларымда изге китабым.
Дөньяга бит бары тик Син хуҗа
Кемнән сорый алыйм мин тагын...
Насыйп итче, Раббым, хәләл нигъмәт,
Күңелгә хуш килгән хезмәтне.
Тәнебезгә саулык, тыныч тормыш,
Гаиләдә булган хөрмәтне...
Җиребезнең күкрәгеннән чыккан
Саф суларын тәмләп эчәргә,
Күкрәкләрне тутырып һаваң сулап
Хезмәт тәмен белеп эшләргә.
Якты кояш, нурлы айларыңны
Үз күзләрем белән күрергә.
Балаларга бәла булмый гына,
Үз аягым белән йөрергә...
Насыйп итче, изге догаларны
Өйрәнергә ятлап, хәтерләп.
Рамазанда ифтар үткәрергә
Үз кулларым белән хәзерләп.
Сау-сәламәт итеп миңа җанны
Иңдергәнсең изге сәгатьтә
Гомер көземәчә саклап килдең,
Өйрәнмә, -дип, яман гадәткә.
Дөньяларга килгәч киендердең,
Ризыгыңнан һич тә өзмәдең.
Күңелемне Сиңа багладым да
Тормыш авырлыгын сизмәдем...
Насыйп итче, Раббым, фанилыктан
Бакыйлыкка күчкән чагымда,
Иман кәлимәсен әйтер өчен
Фәрештәләр торсын янымда...
Кабул итче кылган гамәлемне...
Байлыклар бит җирдә калалар...
Насыйп итче, Раббым, соңгы юлга
Озатсыннар иде балалар...
Динә Камалетдинова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 21