КАЛДЫРМАГЫЗ,
ХАТЫННАР!
"Ирләр елый мени инде?"диләр,
Әйе,елый алар кайчакта.
Гомер буе ятып булмый икән,
Без уйлаган җылы кочакта.
Ходай сынауларны биреп тора,
Аерылыша икән парлылар.
Гел бәхетле генә яшәп булмый,
Бар шул араларда зарлылар.
Елый ирләр:әти - әниләре,
Хатыннары үлеп киткәндә.
Матур чаклар ,әй бәхетле чаклар,
Калган инде,диеп,үткәндә.
Әти-әни газиз җаннар алар,
Ә хатын бит "тәннең кисәге".
Күзләрдән яшь ага туктамыйча,
Бүгенге көн-түгел кичәге.
...Бер ир тора кабер яннарында,
Сөртеп ала бик еш күзләрен.
Юатасы килә дә бит үзен,
Юк шул юатырлык сүзләрем.
Кабер башындагы такталарның
Язуларын ала сыпырып.
"Ташлап китте,әй бер алсаң иде,
Аның белән,ди ул, утырып".
...Тормыш авыр диеп зарланабыз,
Ялгызларның хәлен белмибез.
Без үзебез парлы булган чакта
Сагышланганнарны күрмибез.
Ялгыз хатыннарны күргәнем бар,
Алар әле бераз түземле.
Кабер янындагы ир урынына
Куеп карадым мин үземне.
Хатыннардан ирләр аерыла,
Ялгыз чакта ирләр көчсез шул.
Чәйләре дә баллы түгелдер дим,
Ашлары дә тозсыз кебек шул.
"Ялгызларга сабырлыклар бир"дип
Ходай тәгаләдән сорыйбыз.
Тик нигәдер андыйларның хәлен,
Ялгыз калгач кына аңлыйбыз.
"Гомер кыска,соңга калмыйк" димен,
Хатын-кызның белик кадерен.
Авырдыр ул,хатын алдан китсә,
Сыйпау аның калку каберен.
Үкенмәслек итеп яшәп калыйк,
Учаклардан чыксын ялкыннар.
Сездән башка,авыр яшәүләре,
Ялгыз калдырмагыз , хатыннар!
ФӘҺИМ БИКМИЕВ
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 37
Аларга карап томер кыскараэ ялгыз ана балалар хакына тырыша йорэгеннэн кан тамсада