Картаюга мин әзермен -
Ул бит килми һәркемгә.
Күпләр иртә дөнья куя
Керәлми бу төркемгә.
Мин әлегә карт түгелмен -
Олыгаю чорында.
Бик яратам чәчләремнең
Ак бәс сарган чалын да.
Сырларымны сыйпап куям,
Маңгайем, күз тирәсен.
Рәхмәт, диям, Ходаема,
Гомерләрне бирәсең.
Күзләр белән дә дуслаштык -
Күзлек килә ярдәмгә.
Рәхмәт инде, чирләр биреп,
Болай әйбәт күргәнгә.
Хәрәкәтләр әкрен инде -
Монсы үзе маҗара.
Еллар уза, тышлык туза -
Билләрем дә тазара.
Соң, тазарсын, кирәк булгач,
Үтмәс чирләр бирмәсен.
Тик күңелгә, картаям, дип,
Төшенкелек кермәсен.
Тыштан тормыш туздырса да,
Картаймасын йөрәкләр;
Көчсезлеген сиздерсә дә
Аяк - куллар, беләкләр.
Җанның яше утыз өчтән
Артмый диләр, белсәгез.
Мәрхәмәтле булыр картлык
Аңлап, кабул итсәгез.
Сагындырса сагындырсын
Яшьлек белән балачак.
Карт булса да булсын әле,
Булсын гына киләчәк
Нәфисә Мирзаханова
10.12.2024 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4