Предыдущая публикация
Ап - ак кәгазь...хәрефләр...сүзләр...
Кайчак... аңлап булмаган уйлар...
Кемнеңдер тормышы...иҗаты...
Ә кемгәдер...кирәкмәс юллар...
Күз сал әле... бары биш минут...
Укы - бәлки, нәкъ син көткән сүз...
Йөрәктә янган хәсрәт утын
Сүндерер...шифа булыр...тик, түз!..
Тәкъдиреңә язган бәхетең
Тапмый калмас...ул сине эзләр...
Раббым бирер хәер - догасын -
Күңлеңә бәхет - шатлык иңәр...
Өметең генә өзелмәсен...
Җаныңда җылы кимемәсен!..
Фәнзия
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4