Предыдущая публикация
Кар өстендә чәчәк бәйләме
Тере гөлләр елап ята җирдә,
Туңачаклар бозга әйләнеп.
Кан төседәй кызыл розалар ул,
Сокланырлык нәфис таҗлары
Кем сөюен кемдер каккан микән?
Андый җаннар җирдә азлармы?
Кар өстендә яткан бу гөлләргә
Бер кем тими, һичкем кагылмый
Сихер мәллә, диеп карчыклар да
Карап үтә аңа, абынмый.
Бәйрәменә барып җитмичә ул,
Төшеп калган, беркем күрмәгән
Тормышта да шулай була кайчак
Тәгәрәтә язмыш үрләрдән.
Карап торам кызыл розаларга,
Бер уйланып, берчә кызганып
Кем шатлыгы, кем кайгысы туңа,
Йөрәкәем куйды сызланып.
Мирһади Разов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 14
Купме чэчэк, хэзер кибеттэ...
Бакчаларда усеп, матурлык тараткан,
Чэчэк- голгэ инде житми лэ....
Озелгэн чэчэкнен гомере кыска,
1-2 кон яши вазада,
Булэк итеп чэчэк сойгэненэ,
Омет итэ, сою тагын да....