Предыдущая публикация
Ии, хатын-кыз, бигрәк сабыр инде,
Түзә белә, чыдый барсына..
Хәле бетеп, кинәт егылса да,
Торып баса бәла каршына.
Кайгылардан кара янса да ул,
Бер шатлыктан, гөрләп яшәрә..
Бер җылы сүз җитә, бер елмаю,
Гөлбакчадай шаулап яшәргә.
Күңеле аның серле сандык сыман,
Ниләр сыймый, ниләр күтәрми..
Җәберләнеп, әрнеп еласа да,
Өметле күзләре күгәрми.
Ии, хатын-кыз, синсез дөнья ямьсез,
Син кирәксең, һәрбер мәхлукка,
Бер гомерне саклап калу өчен,
Йөз кат тешәсең син тәмугка.
Сабыр булыйк, газиз хатын- кызлар,
Тормыш дәвам итсен дөньяда.
Без бирәбез, җирдә, яшәү ямен,
Гомер, - дигән чиксез дәрьяда..
ЗАЛИЯ НУРИӘХМӘТОВА
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11