Зыяратка бару кыйммәт икән,
Куркырсың да хәзер үләргә.
Ярдырырга алып бару өчен,
Сыер хакы кирәк түләргә.
Үлгән картларга да тынгы бетте,
Ярамый ди, ярмый күмәргә.
Чыдам халык - хаман түзә әле,
Өйрәнгән ул эчтән көяргә.
Күзен йомган өлкән буынны да,
Күмеп булмый инде тынычлап.
Казна баесынга тырышабыз,
Түлисе ди акча тик учлап.
Балалары, туганнары булса,
Тырышырлар җайлап түләргә.
Бер караусыз калган карт-корыны,
Кем алыныр бушка күмәргә?
Бәяне дә куя беләләр бит,
Уйласаң да башлар әйләнә.
Кеше үлү кемнәргәдер бәхет-
Тере акча күзгә күренә.
Безнекеләр бик бәхетле булган,
Күрмәделәр ярый бу көнне,
Кемнәр уйлый, кемнәр яза икән,
Бу кадәрле кара хөкемне?
Ахыр заман инде килеп җиткән,
Явызлыкка ирек бирелгән.
Ярый әле җир куены тигез,
Уза алмый беркем беркемнән.
Гөлнур Мирзагитова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 42
Авылдагы икетуган апа әнисен сонгы юлга озатканда тастымаллар биреп җибәргәг зыйратта таратырга ( элеке кешеләр чүпрәк әйберсе гәрше күләгәсе була дип анлап үскән - шуна әнисе атап әзерләгән)
Менә ул әрнеп сөйләде табында - аны мыскыл итеп зыйрат коймасына элеп китүче гөнаһасын уйлый белгәнме ? Бар нәрсә акчага корылган дими ни диярсен ...Акча аннан да калачак - бары да төп йортына шунда барачак юкса ...
Ярырға алып бармайзар.