Кайтам әле...бары хыялымда.
Сабыйлыгым сагынып сине,
Атлап түгел, йөгереп уйларымда.
Ишекләрне ачам сак кына,
Иң күңелле, рәхәт чакларыма.
Туган авылым урам чатыннан,
Малай чагым чаба каршыма…
Урам очы, әнә туган йортым,
Каршы ала мине балачагым.
Ишек ачып өй өченә керәм,
Шунда, әнкәй-әткәйле чагым.
Әнкәем салган мич ипие исе,
Бөркеп тора табын түрләрен.
Өстәл түрендә җиз самовар,
Әнкәй ясый безгә чәйләрен.
Әткәем эштән арып кайткан,
Тарата безгә куян күчтәнәчен.
Ак яулыклы, матур күлмәкле,
Әнкәем дә бигрәк сөйкемле.
Өй эчендә әнкәй-әткәй җылысы,
Иркә сүзләреннән күңел шатлана.
Күпме яктылык һәм җылылык,
Сабый күңелем шуңа куана.
Шатлыкларым күңел тулы,
Мин бәхетле сезнең янда.
Туган йортымда шундый рәхәт,
Бер кайгы юк сабый җанда.
Бүгенгегә килми кайтасым,
Калыр идем шул елларда.
Мине үзенә дәшкән балачагым,
Йөри икән хәзер кайларда?!
Ул чакка инде кире кайтылмас,
Өзгәләнеп күпме эзләсәм дә.
Калсын әйдә сагынып сөйләргә,
Күпме еллар узып китсәләр дә.
Зәбир Низамиев.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 5