Юл буенда тора ялгыз карчык,
Утыртырга юк шул баласы..
Минем барыр юлым шул якка бит,
Әллә инде туктап аласы?
Ә туктасам, ишек ачасым бар,
Пычранырмы икән машинам?
Алмый китсәм-җавап бирәсем бар,
Барасым бар Аллаһ каршына...
Туктадым да - "Утыр әби" - дидем,
Сөенечтән мескен каушады...
Утыргачтын михнәтле язмышын,
Әрни-әрни сөйли башлады...
Сугыш чоры балалары бит без,
"Фронт" - диеп көн-төн бил бөктек...
Атлар түгел, үгезләрне җигеп,
Без бит балам яшьли интектек...
"Ачлык" - дигән нәрсә - баштан үтте,
Ялангачлык телде бәгырьне...
Күмәчкәйнең сыныклары түгел,
Валчыгы да миңа - кадерле...💔💔💔
Күпме кайгы төште Ил өстенә,
Әрнеп күңелләрне чылаттык...
Яшь егетләр калды яу кырында,
Югалтмадык түгел, югалттык...
Сабыйларга насыйп булды бары,
Ятимлекнең ачы сагышы...
Гомер буе борчый тик бер сорау,
Безгә төште кемнәр каргышы?
"Сугыш" - сүзе тәнебезгә түгел,
Җаныбызга хәтта сеңде ул...
Ул җиңүләр җиңел бирелмәде,
Күп корбаннар алып килде ул...
Яраланган, кулсыз ирем белән,
Раббым кушып гаилә төзедек...
Бәхетебез тулы булсын өчен,
Җиде нарасыйга җан өрдек...
Өстәлебез сыглып тормаса да,
Бары ялгый идек оч-очка...
Өстебездә түбә иде - салам,
Мичебездә янды йомычка...
Тормыш сынаулары куркытмады,
Барысын да парлап җиңдек без...
Юктан-барны табып яшәсәк тә,
Никтер бик бәхетле идек без...
Көн артыннан - көннәр үтә торды,
Матур гына гомер ителде...
Көтмәгәндә кинәт төште кырау,
Сукты яшен,дөнья кителде...
Зур улымның җилкә киң булса да,
Авырды ул - "яман чир" белән...
Ике айдан йомылды - күзләре,
Тигезләнде тормыш - җир белән...
"Кеше коткарам"- дип минем кызым,
Суга керде, батты, югалды...
Кергән җирдән кире чыгалмады,
Тик күкләргә таба юл алды...
Ачы кайгы безнең өскә басты,
Аумас өчен гаять көч кирәк...
Ирем түзәлмәде, сынды канат,
Өзелде ул, тукталды йөрәк...
Ә бер кызым авырга узды да,
Тик баласын таба алмады...
Икесен дә бергә озаттык" без
Яшәр өчен көчем - калмады...
Кышлар салкын булгач төпчек улым,
"Утын"-диеп китте - буранда...
Бәхетсезлек сагалаган икән,
Агач басты - аны урманда...
Калганнары шөкер, исән әле,
Тик аларда яна - көнчелек...
Бу яшәүнең нинди кызыгы бар?
Күңелеңнән китсә - КЕШЕЛЕК...
Өчәр катлы йортлар, биек капка,
Ишегалды тулы алмагач...
Нинди хисләр белән яшәргә соң???
Туганыңны күрә алмагач!!!
Тәрбияне дөрес бирмәгәнмен,
Монда бик зур минем ялгышым...
Бер ялгыштан - дөнья үзгәрде шул,
Сагышларга илтә - язмышым...
Гаепләмим инде балаларны,
Үтәр вакыт, бәлкем аңларлар...
Тик гомерләр генә узган булыр,
Үкенерләр инде...
Соңларлар...
Әби төште...
Аннан калды бары,
Гәлүшеннән купкан балчыгы...
Телсез калдым, башны уйга салдым,
Нишләттең син - авыл карчыгы???
💔💔💔
Күңелемдә ипи валчыгы...
Ә кулымда аның балчыгы...
Тормыш кадрен аңлатканың өчен,
Рәхмәт сиңа - авыл карчыгы...
Рүзәл Минһаҗев
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 36
Һәрберебез безнең бикләнер,
Биек коймалардан керәлмичә,
Кайтып китәр, кире әйләнеп.
Бер беребездән уздырыр өчен
Ниләр генә эшләп бетмибез
Онытканбыз ахры, бу тормышка
Мәңгелеккә без бит килмибез.
Әниләр күрсә дә авырлыкны
Капкалары булды гел ачык
Күңелләренә сыйды күп кеше
Уйларында булды яхшылык.
Кая китте, икән ,шул вакытлар?
Нигә кеше болай бозылды?
Тормышыбыз матур, барсы да бар
Күңелебез нигә ябылды?
Нурислам Фазуллин.