Предыдущая публикация
(Уенлы-чынлы)
Хәлең ничек, дип сорасаң?
— Иске машина кебек.
Майлыйм, җайлыйм, сыпыргалыйм,
Аннан соң китәм йөреп.
Тик "тәгәрмәчләр" ашалды
Тормыш, дигән юлларда.
Шөкер алай, зиһен исән
Бирешмиләр елларга.
Дөньядан артта калмаска
Зиһенем сакта тора.
Егәр генә какшый төште
Күпме майлап, сыпырма.
Елларым да, юлларым да
Бер юнәлешне көйли.
Күңел генә тарткалаша
Янәсе дә "мах" бирми.
Менә шулай йөреп ятам
Иске машина кебек...
Егәрем бераз биреште
Шөкер, зиһенем төзек.
"Иске машина", димен дә...
Көлмәгез дуслар, берүк.
— Без, туган илдә төзелгән,
Әле дә сафта, хезмәттә —
Нәкъ менә "КамАз" кебек!
✍✍✍ 11.09.2024
Тәнзилә Исәнбирдина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11