11 гыйнвар киче бик мөбәрәк һәм бик фәзыйләтле кичә.
 РӘҖӘБ аеның 1нче җомгасына каршы кич – изге саналган РАГАИБ кичәсе бүген була.
 РАГАИБ – Аллаһның рәхмәтен вә мәгърифəтен теләп, пакъ күңелдән догада булган мөэминнəрнең бу кичәдә догалары кабул була.
 Расүлебезнең атасы Абдуллаһ белән анасы Әминә Рагаиб кичәсендә никахлашкан.
*******
 Аллаһы Тəгалə гамәлләребезгә – ЯРДӘМ;
күңелебезгә – ТӘҮБӘ, ТӘҮФЫЙК, ИМАН НУРЫ, ҺИДӘЯТ;
җаныбызга – ДӘРТ, ДӘРМАН;
холкыбызга – САБЫРЛЫКлар бирсен! Өйләребезгә, гаиләләребезгә, мәчет-мәдрәсәлəребезгə, Ватаныбызга һәм барча Галәмгә МУЛЛЫК вә СӘГАДӘТ, ТЫНЫЧЛЫК, ИМИНЛЕК насыйп итсен, сугышларны туктатсын иде!
ИЗГЕ КӨННƏРЕБЕЗ МӨБАРӘК БУЛСЫН! ӘӘМИИН! 
=============
Дини кичәләр, бәйрәмнәр җитә башласа фетнә чыгаручылар күбәя башлый. Кемдер белеп, кемдер белми эшли. Аллаһ Тәгаләгә мәгълүм. Раббыбыз хак юлларыннан тайпылдармасын.
Күңел биреп, Аллаһ ризалыгын алу һәм Мөхәммәд с.г.с. шәфәгатенә ирешү өчен эшләнгән ДИНИ ГАМӘЛЛӘР: зекерләр әйтеп, нәфел уразалары тотып, нәфел намазлары укып, кеше чистарына, саваплар җыя. Безнең болай да гөнаһларыбыз чиктән ашкан. Көне-төне гамәл-гыйбәдәттә утырсак та, араланып бетә алмабыз. Аерым, тарихи дини кичөләрне, көннәрне тиешенчә итеп, саф күңелдән гәмәлләр кылып, уздырып җибәрергә язсын. Минем фикерем шундый.
Миләүшә Сафина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 54