Предыдущая публикация
Бәхет булсын икән картлыкта...
Капкаң ачып керер кешең булсын,
Ялгыз ачылмасын ялгыш та...
Чәй эчәргә кара - каршы, тәмләп
Кешең булсын һәрчак яныңда...
Тәме булмагандай ялгыз чәйнең,
Ял күк булмый диләр, ялың да...
Озын төнне берьялгызың булсаң,
Юк, сизелми икән шатлык та...
Бәхет - үзе диләр, парлап барсаң,
Җитәкләшеп матур картлыкка...
©Ләйлә Кадыйрова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 79