Предыдущая публикация
Күкләр зәңгәр кыңгыраудай,
Бармы башка төбәктә?
Сәҗдә кылган кыя-таула
канатында тирбәтә.
Чишмә җыры челтер-челтер
Дәшә яшьлек языма.
Ап-ак бәхет- сукмакларым
Илтә туган ягыма.
Анам кебек якын җирем
Тугайларың чакыра.
Чәчкәләрең,сирень,шомырт
кочагыма атыла.
Чишмә җыры челтер-челтер
Дәшә яшьлек языма.
бәхет- сукмакларым сиңа
Илтә туган ягыма.
Тәгәрәшеп үстек җирдә
Белеп туган хакларын.
Бер йодрык итеп саклый
Безне туган якларым.
Чишмә җыры челтер-челтер
Дәшә яшьлек языма.
Нинди бәхет- сукмакларым
Илтә туган ягыма.
Гульнур Айзат
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1