Бер кем дә онытылмаган. Горурланабыҙ. Сезне зурлап баш иябез!
Бөек Ватан сугышы көннәре еллар үткән саеын бездән ераклаша. Ләкин халкыбызның фашизм белән тиңсез көрәштәге батырлыклары көннән-көн ныгырак балкый. Авылыбызда сугышның әче җиле кагылмаган бер гаилә дә юктыр, шунлыктан Бөек Җиңү бәйрәме алдынан илебезгә тынычлык алып килгән авылдашларыбыз һәм тыл ветераннары истәлегенә обелиск төзү киң колач белән алып барылды. «Күмәк көч яу кайтарган», — ди халкыбыз. Кыска гына вакыт эчендә авылыбызда шундый матур обелиск калкып чыкты.
«Төзелеш эшләрендә зур активлык күрсәткән Сафин Зөфәр -ул зур төгәллек,осталык белән кирпичләрне тезүче, Миннибаев Ильдар; Раис, Мударис, Ринат Шайдуллиннар; Рим, Ринат Исламовлар; Минязов Фадис; Садиков Ансаф; Сулейманов Рашит; Марат, Динар Муртазиннар ; Минникаев Ильшат; Гумаров Флюр; Фатихов Ралиф; Зарипов Айрат; Фаттахов Фадис; Гиндуллин Зыя; Ахмадуллин Зальберт; Ринат, Азамат Шайнуровлар; Габидуллин Флорит, Садыков Рафисларга Буралы авылы халкы. пенсионер -ветераннар авыл хакимияте һәм үземнең исеменнән зур рәхмәтемне җикерәм , — ди авыл хакмияте башлыгы Айрат Әсләх улы Багаув. Әлбиттә. авыл халкы да обелиск төзүгә үз өлешләрен кертергә тырышып, матди ярдәм күрсәтте. Авыл халкыннан акча җыйнауда Гареева Руфина, Гильмиева Фәнзилә, Шарипов Ильяслар зур тырышлык курсәтте, 36 хуҗалыктан акча жыйналды.
Читтә яшәгән авылдашларыбыз: Ахмадуллин Зальберт, Галеев Фарит, Самматова Лилия, Самматова Лиза, Басыров Фарит, Нигьматуллин Альфред, Закирьянова Зальфиралар дә бу җаваплы эшкә үз өлешләрен кертеп , матди ярдәм күрсәттеләр, аларга да чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бөек Ватан сугышы яугирләренең, тыл ветераннарының исемен мәнгеләштереп, авыл уртасында балкып торган Обелиск — авыл горурлыгы гына түгел, киләчәк буыннарга илебез азатлыгы өчен корбан булган авылдашларны зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә алу, алар рухы алдында баш ию урыны, илебез тарихынын бу аяусыз елларын, корбаннарын онытмау очен зур этәргеч булыр, -дип ышансы килә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2