«Зәйд бин Сабит» Коръән үзәге Изге Рамазан ае алдыннан балалар өчен «Свирель Давуда» дип исемләнгән онлайн-конкурс игълан итте. Яшь мөселманнар изге Коръәнне белүдә ярышачак. Бу хакта Россия мөселманнары Диния назәрәте Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Оештыручылар ике номинациядә конкурс эшләре кабул итәчәк:
- 97-нче «Әл-Кадер» сүрәсен белү (8 яшькә кадәрге балалар өчен);
- «Әл-Бәкарә» сүрәсенең 185-нче аятен белү (12 яшькә кадәрге балалар өчен).
Конкурс шартлары нигезендә, катнашу өчен Коръәнне яттан укып видеоязма җибәрергә кирәк. Видеоны катнашучылар ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси битендә урнаштырырга тиеш. Бу яшь мөселманнарга Россиянең теләсә кайсы почмагыннан конкурста көч сынашырга мөмкинлек бирәчәк. Видеоязманы 2025 елның 15 февраленә кадәр урнаштырырга кирәк. Шуннан соң нәтиҗәләр ясалачак. Конкурс шартлары белән тулырак ВКонтакте социаль челтәрендә Коръән үзәгенең рәсми сәхифәсендә танышырга була.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев