Предыдущая публикация
Төннәремдә йоклап яткан чакта
Ник соң төшләремә керәсең?
Яннарыма минем киләсең дә
Кайнар битләремнән үбәсең.
Уятасың минем хисләремне,
Кулларымнан алып кысасың,
Шаяртырга теләп күңелемне
Болытларга кадәр очасың.
Ә мин юләр,ни әйтергә белмим,
Карап торам синең күзләргә,
Язмышымны әзерлимен сыман
Синең белән бергә йөзәргә...
Уянамын таңда,син юк янда,
Барып басам тәрәз каршына.
Синең белән булган минутларны
Искә алыр булып шашынам.
Хәтеремдә әле,онытылмаган,
Югалмаган тәүге хисләр дә,
Иреннәрдә тәме калган әле
Үбешкәннең айлы кичләрдә...
Таңнар атар,барда онытылыр,
Буйсынырбыз тормыш йөгенә.
Тик үтенәм синнән, төшләремә,
Кермә зинҺар,кермә бүгеннән?!
Илдар Нуртдинов. 31.12.24.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев