Кар астында ялгыз эскәмия
Көз озата, ак карларга чумып.
Янәшәдә уйчан, таш багана,
Нидер көткән кебек, тора туңып.
Исеңдәме безнең яшьлек төнен,
Шушы сике, озын, таш багана...
Күпме еллар үткәннәр шул инде
Сине белмим, әммә мин сагынам.
Сагынасың, беләм, сагынмыйча
Бу дөньяда ничек түзмәк* кирәк,
Дулкын чәчкән тормыш "карабында"
Тыныч кына ничек йөзмәк* кирәк.
Мин түзәлмим, кабат кайтыр идем,
Төн яктырткан фонарь яктысына.
Кар сыпырып синең янга янәш,
Утырыр идем, бик чак, бик аз гына.
Керфегеңә кунган кар таҗларын
Күрәм кебек эреп беткәннәрен...
Тик болары барда хыялларда,
Сизмәгәнбез гомер үткәннәрен.
Иртәгәсен яңа карлар явар,
Күмелерләр инде сукмаклар.
Без уралган яшьлек бураннары,
Сагындырыр кебек ул чаклар.
Илдар Нуртдинов. 15.10.24. Түзмәк*-түзәргә
Идея Лиды Корвялене. Йөзмәк*-йөзәргә
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев