Балаларын югалткан аналарга
Күпме эзләсәм дә, юатырдай сүзләр
Таба алмамдыр мин аларга.
АЛЛАҺЫМНАН җиңеллекләр сорап
Иртә белән дога кыламын
Нишлисең бит...Төрле-төрле яклап
Ходай сыный Адәм баласын.
Маңгайларга ниләр язылганын
Укый алмыйбыз шул...Нишлисең...
Кире кайтмыйлар шул... Кайгылардан
Җирне тырнап еласаң да син
Кайтмыйлар шул...Кире кайтмыйлар шул
Күпме генә өзелеп көтсәң дә
Бәлки төшкенәдер... Уянырмын әле диеп
Күпме генә өмет итсәң дә.
И АЛЛАҺЫМ! Ярдәм итче, зинһар
Кайгы эчендәге аналарга...
Кайгы эчендәге аталарга...
Догаларым аша ялварып сорыйм!
Яшәү көче бирче аларга...
Калган барлык ата-аналарны
Бала кайгысыннан сакла Син!
Бала гомерләре озын булсын!
Ак бәхеттән торсын юллары!
Рүзилә Гатауллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2
Ә бәхет бит синең яныңда
Сәламәт булу зур бәхет икәнен
Күпләр белми таза чагында.
Әти-әнинең исән-сау булуы да
Олы бәхет бит ул дөньяда
Тик нигәдер кадерен аларның
Күпләр белми исән чагында.
Парлы булып яшәү нинди бәхет
Ялгызларның сагыш җанында
Ә бит күпләр насыйп ярларының
Кадерен белми парлы чагында.
Бер ни өмет итми ярата белү
Минем өчен, әйе, зур бәхет
Үткәннәрең үкенечсез булу
Киләчәккә бирә зур өмет.
Якты дөньяларның матурлыгын
Күрә белү бәхет түгелме?
Булган бәхетеңне кадерләп тот
Син бәхетне күктән эзләмә.
Иң-иң олы бәхет җир йөзендә
Балаларның исән-сау булуы!
Шушы бәхетебез гомерле булсын!
Ак бәхеттән торсын юллары!
Рузиля Гатауллина