КЫҢГЫРАУЛЫ МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ
КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕНДӘ УРЫН АЛГАН
ИҢ БӘХЕТЛЕ ГОМЕР ЮЛЛАРЫ.
ШУЛ ЮЛЛАРДАН ТАГЫН АТЛАР ИДЕМ
ЭХ, БУЛМЫЙ ШУЛ...БУЛМЫЙ КАЙТАРЫП
ЯКТЫ ХӘТИРӘЛӘР БУЛЫП КЫНА
ЯНГА КАЙТА АЛАР САГЫНДЫРЫП...
ТУГАН МӘКТӘБЕМ КҮПТӘН ЮК ИНДЕ
ӘЛЛӘ ШУҢА МОҢСУ ТАУ БАШЫ
БИК КҮПТӘННӘН АНДА ЧЫҢЛАМЫЙ ШУЛ,
ИШЕТЕЛМИ КЫҢГЫРАУ ТАВЫШЫ.
ЯЛГЫЗ ӨЯНКЕБЕЗ ГЕНӘ БЕЗНЕ КӨТЕП
МОҢСУ ГЫНА ҮСЕП УТЫРА.
КҮПМЕ ИСТӘЛЕКЛӘР СЕҢГӘН ТУФРАГЫНА
ҺӘР ТАМЫРЫ САЕН- ХӘТИРӘ.
ИСКӘ ТӨШТЕ ТАГЫН КАПКА АЧЫП
КЕРГӘН ЧАКЛАР ТУГАН МӘКТӘПКӘ
ГӨЛҖИМЕШЛӘР КАРШЫ АЛА ИДЕ
ТЕЗЕЛЕП БАСЫП БЕЗНЕ ИКЕ РӘТКӘ.
УНДҮРТ ЕГЕТ...УНИКЕ КЫЗ ИДЕК...
КЛАССЫБЫЗ ШУНДЫЙ ТАТУ ИДЕ
ЮГАЛТУСЫЗ ТОРМЫШ БАРМЫЙ ШУЛ
БИШ КЛАССТАШ ГҮР ИЯСЕ ИНДЕ...
ФӘДИС КЛАССТАШ... СИН БИТ МИҢА
ГАШЫЙК БУЛГАН БЕРЕНЧЕ ЕГЕТ ИДЕҢ
БЕРЕНЧЕ КЛАССТА "СИНЕ ЯРАТАМ" ДИП
КОЧЫП, ҮБЕП МИНЕ ЕЛАТКАН ИДЕҢ.
ХӘЗЕР ҮЗЕМ ЕЛЫЙМ... ДОГА КЫЛЫП
СЕЗ ЮКЛЫККА ҮКСИ КҮҢЕЛЕМ
ЯЗМЫШЛАРДАН УЗМЫШЛАР ЮКТЫР ШУЛ
БЕЗДӘ ТҮГЕЛ ТӘКЪДИР КАЛӘМЕ.
БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫМ- ФӘГЫЙЛӘ АПАМ...
СЕЗ ДӘ АРАБЫЗДА ЮК ИНДЕ
РӘХМӘТ СЕЗГӘ!!! МИН ӘЛЕ ДӘ ГИЗӘМ
СЕЗ ИШЕГЕН АЧКАН БЕЛЕМ ИЛЕН.
ЭХ, КҮПЛӘР ЮК... УКЫТУЧЫЛАРЫМ
БЕРҮК КЕНӘ ТЫНЫЧ ЙОКЛАГЫЗ
КҮҢЕЛЛӘРДӘ, ЙӨРӘК ТҮРЛӘРЕНДӘ
СЕЗНЕ МӘҢГЕ- МӘҢГЕ САКЛАРБЫЗ.
ИСӘННӘРГӘ ХӘЕРЛЕ ГОМЕР ТЕЛИМ!
БАРЫБЫЗ ДА ИСӘН-САУ БУЛЫЙК!
АЛДА КӨТСЕН ҖЫЛЫ ОЧРАШУЛАР!
ӨМЕТ УТЛАРЫНДА БЕРГӘЛӘШЕП ЯНЫЙК!
КЛАССТАШЛАРЫМ, УКЫТУЧЫЛАРЫМ МИНЕМ!!!
ҖИЛЛӘР АША СЕЗГӘ СӘЛАМ ЮЛЛЫЙМ!!!
ЯРЫЙ ӘЛЕ СУРӘТЕГЕЗ ЯНДА
СЕЗГӘ КАРАП ТАГЫН ТЫН КАЛЫЙМ....
РҮЗИЛӘ ГАТАУЛЛИНА
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев