Предыдущая публикация
Юлларына йозак эленгән.
Уйлар белән генә кайтып киләм,
Сузылып барган гомер эзеннән.
Хәтирәләр сагышларны әйди,
Онытканнар төшә исләргә
Кай чагында түзеп булмас чакта
Кайтып урыйм моңлы кичләргә.
Тик болары барда уйда гына
Ә шулай да күңел яшәрә,
Йөрәкләргә көч-дәрт өсти кебек
Кушкан кебек озак яшәргә.
Гомерләрнең инде шаулы мәле,
Үтте кебек, кайтмас кирегә
Язлары да, ямьле җайләредә,
Вакыт җиткән көзгә керергә...
Илдар Нуртдинов.9.08.24.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1