ЯШЬЛЕГЕМ ЧИШМЭЛЭРЕ,
ЕРАКТА ХАЛКЫМ МОННАРЫНДА,
АВЫЛДА ГАРМУН ТЕЛЛЭРЕНДЭ,
КАЛЫР УЛ, ЮГАЛМАС ЧИШМЭЛЭР....
ЮЛ БУЙЛАРЫНДА ЧЫЛТЫРАП АККАН ЧИШМЭЛЭР БУЛСА, ЮЛАУЧЫЛАР АРГАН ЖАННАРЫНА КОЧ АЛЫП ЯЛ ИТЕП КИТЭЛЭР. СЫЗЫЛЫП АТКАН АВЫЛ ТАНЫН СЭЛЭМЛЭП КАРШЫЛАГАН ЗЭНГЭР ЧИШМЭЛЭР ЖЫРЫ КЕМГЭ ГЕНЭ ЯКЫН ТУГЕЛ, КЕМНЕН ГЕНЭ КУНЕЛ КЫЛЛАРЫНА ТЭЬСИР ИТМИ ИКЭН?!!
ТУГАН АВЫЛЫМ ИСКЕ ТАЗЛАР АВЫЛЫНДАГЫ ЙОЗЕК КАШЫ БУЛГАН "АККОШ КУЛЕ" ИНДЕ УЛ БИК КУП КЕШЕЛЭРГЭ, ЮЛЧЫЛАРГА ТАНЫШ, КУЛ ХЭЗЕР КАРАЛГАН, МАТУРЛАНГАН, ТОЗЕКЛЭНДЕРЭСЕ ЮК. РАЙОН ХАЛКЫ ТОРМЫШТАГЫ БИК КУП ШАТЛЫКЛЫ ВАКЫЙГАЛАРЫН УТКЭРЕРГЭ, ФОТОЛАР ТОШЭРГЭ БАРАЛАР. ИНТЕРНЕТ ЧЕЛТЭРЕНДЭ КАЙДА КАРАСАНДА "БЕЗНЕН КУЛЕБЕЗДЭ." ТОШКЭН ФОТОРЭСЕМНЭР БИХИСАП КУП, БИГРЭКТЭ ЯЗДАН КОЗГЭ ТИКЛЕМ .МОНЫН БЕЛЭН БЕЗ БИК ГОРУРЛАНАБЫЗ ""АККОШ КУЛЕ" ДИСЭКТЭ-- УЛ БИТ ЧИШМЭ, АСТАН УРГЫЛЫП ЧЫГЫП ТОРА, ШУНЫН ОЧЕН КЫШ КОНЕДЭ ТУНМЫЙ. ЭММА СУНЫН СОСТАВЫ ЧЭЙГЭ , АШАРГА ПЕШЕРУ ОЧЕН КУЛЛАНЫРГА ЯРАКЛЫ ТУГЕЛ.
ШУННАН ЕРАК ТУГЕЛ ГЕНЭ ЮЛДАН КИЗГЭН ЯГЫНА МЕНГЭНДЭ УН ЯКТА ТАУ АСТЫНДА " ЭПТЕРЭЙ ЧИШМЭСЕ" БАР ИДЕ, ХЭЗЕР ЮК ИНДЕ. СУЫ ЧИСТА, ТЭМЛЕ ИДЕ. БЕРНИЧЭ ЕЛ ЭЛЕК ЗУР ТРАССАНЫ ЭШЛЭГЭНДЭ ШУННАН КУП ИТЕП БАЛЧЫК АЛГАННАР ХЭМ ИНДЕ ЧИШМЭ ЮЛЫ ЮГАЛГАН, УКЕНЕЧ БИК УКЕНЕЧ.....
ШУНДА УК ТАУГА МЕНГЭНДЭ СУЛ ЯКТА "ХЭЗРЭТ"ЧИШМЭСЕ БАР, ГОМЕР БУЕ АВЫЛ ХАЛКЫН, ЮЛЧЫЛАРНЫ ТЭМЛЕДЭ, ШИФАЛЫДА СУЫ БЕЛЭН ТУЕНДЫРДЫ. ХЭЗЕР БИК КУП ЕЛЛАР ИНДЕ СУЫН ЭЧЕП БУЛМЫЙ. УЛ БУРАЛАП ЭШЛЭНГЭН, ЭЧЕНДЭ СУЫДА БАР, ЭММА ЭЙБЭТЛЭП АГЫРГА УРЫНЫ ЮК, ЧИШМЭДЭН АГЫП ЧЫККАН СУНЫН ТОРБАСЫ ОСТЭ КАЛГАН, ШУНЫ КОЙЛЭП "ЖАН ОРГЭНДЭ" ,ТИРЭ ЯКТАГЫ УСКЭН АГАЧЛАРЫН КИСКЭНДЭ , СУЫН ЭЧЭРЛЕК БУЛЫР ИДЕ..…...
УЗЕМ БЕЛГЭНЕМЧЭ ГЕНЭ ЧИШМЭНЕН ТАРИХЫН ЭЙТЕП УТЭМ, 19 ГАСЫРЛАРДА АВЫЛЫБЫЗДА БИК НЫК УКЫМЫШЛЫ ТИРЭ ЯККА ДАНЛЫКЛЫ БЕР ХЭЗРЭТ БУЛГАН,"ОШКЕРУЛЭРЕДЭ" БИК КИЛЕШЭ ТОРГАН БУЛГАН, ХАЛЫК БИК ИХТИРАМ ИТКЭН АНЫ. ХАЖГА СЭФЭР ЧЫГАР АЛДЫННАН, АВЫЛЫБЫЗНЫ ОЧ ТАПКЫР УРАП ЧЫГЫП, ХЭВЕФ - ХЭТЭРЛЭРДЭН САКЛАРГА УЗЕНЕН ДОГАЛАРЫН УКЫП КИТКЭН. ХАЖДАН КИРЕ КАЙТАЛМАГАН , УРЫНЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН. АЛЛАГА ШОКЕР, ТЫНЫЧ ЯШЭДЕК БУЛГАНЫНА ШОКЕР ИТЕП, БЭЛЭ КАЗА КУРМЭДЕК, ДИ БЕЗДЭН ОЛЫ БУЫН КЕШЕЛЭРЕ.
"ХЭЗРЭТ" ЧИШМЭСЕНЭ СУГА АВЫЛЫБЫЗНЫН НЭК УРТАСЫННАН КИЗГЭН ЕЛГАСЫ АША ЙОРИ ИДЕК. ЭЛЕК ЯЗГЫ ТАШКЫН СУЛАР НЫК БУЛА, КАЙСЫ БЕР ЕЛЛАРДА КУПЕРНЕДЭ АГЫЗА ИДЕ, ТАГЫН ЭШЛЭП КУЯ ИДЕЛЭР. УСМЕР ВАКЫТТА ШУНДЫЙ ЯЗГЫ ТАШКЫНДА КУРШЕ АПАЛАР БЕЛЭН КОЯНТЭЛЭП СУГА КИТТЕК, КИЛСЭК КУПЕРНЕН ОСТЕННЭН УРГЫЛЫП СУ АГА, АЯКТАГЫ ИТЕККЭ СУ КЕРЭ, ИТЕКЛЭРНЕ САЛЫП ЯЛАНАЯК КУПЕРНЕ ЧЫКТЫК, АННАН КИДЕК, КАЙТКАНДА ТАГЫН ШУЛАЙ УК. ЧЭЙГЭ ТЭМЛЕ СУ КИРЭК ДИП ШУЛАЙ КАБУЛ ИТЕП ОЙРЭНЕЛГЭН ИНДЕ, КОЕ СУЛАРЫ БЕЗДЭ БИК " КАТЫ" ШУЛ. ЭЛЕГЕ ЗАМАН КУЗЛЕГЕННЭН КАРАСАН, ХЭЗЕР ТЕГЕ ЯКТА АЛТЫН БАР ДИСЭЛЭРДЭ ЧЫКМАС ИДЕК ЯЛАНАЯК.
КУРШЕ ТЭГЗИМЭ ЭБИ, ЯРАТЫП ГЕЛ АК ЭБИ ДИП ЙОРЕТТЕК БЕЗНЕН ОЧЛАР КУПЛЭРЕБЕЗ, КОТУ КИТКЭЧТЭ БЕЗНЕ ЧИШМЭГЭ СУГА АЛЫП КИТЭ, ИРТЭ ТОРЫГЫЗ," КУТЕГЕЗГЭ" КОЯШ ТОШКЭНЧЕ ЙОКЛАМАГЫЗ БЭХЕТЛЕ БУЛЫРСЫЗ ДИЯ ИДЕ, УРЫНЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН, КАЙЧАКТА ИКЕШЭРДЭ БАРАБЫЗ, ШУНДА БАРГАН ДА КУПЕРНЕ ЧЫККАЧТА БИК КИН БУЛМАГАН ЮЛЫННАН ЙОРИ ИДЕК, , Э ИКЕ ЯКЛАП МАТУР ТАЛЛЫК, ШУНДАГЫ КЭККУК, САНДУГАЧ, ТАГЫН НИНДИДЕР КОШЛАРНЫН МАТУР, МОНЛЫ ИТЕП САЙРАГАНЫН БАШКАЧА БЕРКАЙЧАНДА, БЕР ЖИРДЭДЭ ИШЕТМЭДЕМ. ИСКИТКЕЧ МОНЛЫ САЙРЫЙЛАР ИДЕ ,УЛ МОН ЭЛДЭ ЯНГЫРЫЙ КУНЕЛ КЫЛЛАРЫНДА. ЭЭЭХ, ГОМЕРНЕ КИРЕ КАЙТАРЫП БУЛСА, ШУНДА БЕР ГЕНЭ ТАПКЫР ТАГЫН КОЯНТЭЛЭП СУГА БАРЫР ИДЕМ, ШУЛ МОННАРНЫ ТЫНЛАРГА.....
ЧИШМЭ СУЫ БЕЛЭН ЧЫНЛАПТА САМОВАРДА ГРУЗИНСКИЙ ТАКТА ЧЭЙ, УЗЕБЕЗНЕН СЫЕРНЫН СОТЛЭРЕ БЕЛЭН, Э ЖЭЙ КОНЕ ЭНКЭЙЛЭРНЕН "ФИРМЕННЫЙ" БАНКАГА ТОЗЛАГАН ИТЛЭРЕ БЕЛЭН , ЙОМЫРКА БЕЛЭН УЫЛГАН КЕЧЕРТКЭН ЯКИСЭ УМАЧ САЛЫНГАН АШ АШАГАННАН СОН, ЧЭЙЛЭР ТЭМЛЕ ХУШ ИСЛЕ БУЛА ИДЕ. МОНДЫЙ АШЛАРДА, ЧЭЙЛЭРДЭ ТАГЫН ЮК ШУЛ ИНДЕ, КАБАТЛАНМЫЙ АНДЫЙ ВАКЫТЛАР.....
ЯЗ ЖИТСЭ ЧИШМЭНЕН КЫРЫНДА ТАУ БИТЕНДЭ ЭБИЛЭР КЫРМЫСКА ОЯСЫНДА АЯК - КУЛЛАРЫН ДЭВАЛАП ЯТА ИДЕЛЭР, Э БЕЗ АЛАР КЫРЫНА БАРЫП КАРАП ТОРАБЫЗ, АНЛАП БЕТМИБЕЗ, КОЛЭБЕЗ. КЫШ КОННЭРЕ ЧИРЛЭМЭССЕЗ, ВИТАМИН БУЛЫР, ЭНЭ БЕР ЧЫБЫК КУЕГЫЗДА КЫРМЫСКАЛАРГА, СУЫРЫГЫЗ, ШУЛАЙ ЭШЛИБЕЗДЭ, БИК АЧЫ БУЛА ИДЕ. ЧЫНЛАПТА, БЕЗ БИТ ЧИРЛЭМЭДЕК. ЭБИЛЭР АЛАР БЕР ГЕНЭ ТУГЕЛ, ЭЛЛЭ НИЧЭ МЕНЭЛЭР ИДЕ КЫРМЫСКА ОЯСЫНА., ДИМЭК, ФАЙДАСЫ БУЛГАН. СЫЗЛАНУЛАРДАН ХАЛЫК ДЭВА ТАБА БЕЛГЭН БИТ, ЭЛЕК ДАРУДА, АКЧАСЫДА БУЛМАГАН. ХЭЗЕР ГЕНЭ АКЧА "КУП " БУЛГАЧ, БЕР НИНДИ ДЭ ЮНЛЭП ФАЙДАСЫ БУЛМАГАН ДАРУЛАРНЫ АЛАБЫЗ, АЛГАНЫНДА КУЛЛАНЫП БЕТЕРМИБЕЗ БИТ ЭЛЕ, ДАРУСЫЗ ТОРАЛМЫЙБЫЗ, ТЕГЕ ЭБИЛЭРНЕ "АЛЫП КАЙТСАК" ОЙРЭТЕРЛЭР ИДЕДЭ БИТ.....
ШУШЫ ТАУ БИТЕНЭ 1 МАЙГА МЕНГЭННЕ НИЧЕК ОНЫТЫП БУЛСЫН ДИ ??! КЫШТАН БАШЛЫЙБЫЗ ШЫРПЫ КАБЫ- "КОПИЛКАГА" АКЧА ЖЫЯРГА, УЛ ИНДЕ БИК ЭЗ БУЛА ИДЕ. Э НЭРСЭ АЛА ИДЕК СОН БЕЗ?!! КИЛЬКИ КОНСЕРВАСЫ, МОНСЫ БЕЗНЕН "ФИРМЕНЫЙ" БЛЮДА БУЛДЫ УСКЭНЧЕ, ОЧСЫЗДА (ИН МОХИМЕ), ТЭМЛЕ ДЭ БУЛА ИДЕ БИТ, СУЫРА ТОРГАН "ЭТЭЧ", ПРЭННИК ЯКИСЭ ЭЗРЭК КИС--КИС ИРИС, ШУННАН УЛ АКЧА БЕТЭДЭ ИНДЕ. ОЙДЭН ЭНКЭЙЛЭР ЭПИ, БЭЙРЭМГЭ ДИП ПЕШЕРЕЛГЭН Я КУМЭЧ, Я "КЛЭНДИР" ТУН МАЙ САЛЫП ЭШЛЭНГЭН, Я БЭРЭНГЕ ШЭНГЭСЕ, ( БОЛАРНЫ БЕЗ КУПМЕ ГЕНЭ ТЫРЫШЫП ПЕШЕРСЭКТЭ, ЭНКЭЙЛЭРНЕКЕ КЕБЕК ТЭМЛЕ КИЛЕП ЧЫКМЫЙ), ЙОМЫРКАНЫ СУГАН КАБЫГЫНА САЛЫП ПЕШЕРЭБЕЗ, МАТУР ТОСЛЭР КЕРТЭБЕЗ УЗЕБЕЗЧЭ. КЫЗЛАР БЕЛЭН ЧУПРЭК- ЧАПРАКЛАР АЛАБЫЗ ОЙ ИТЕП ЭШЛЭРГЭ, ЧЭЙГЭ ЧАКЫРЫШАБЫЗ. БУ БЭЙРЭМГЭ ДИП БЕРЭР ЯНА САНДАЛИ, "БУТЫЙ" ЭЛЭКСЭ, БЕЗДЭНДЭ БЭХЕТЛЕ КЕШЕ БЕРКАЙЧАНДА БУЛМАГАНДЫР УЛ....
СУГА ИРКЕНЛЭБРЭК БАРГАНДА МАТУР ЧЭЧЭКЛЭР ЖЫЯБЫЗ, ТАКЫЯЛАР УРЭБЕЗ, ЖИЛЭК АШЫЙБЫЗ, КАЙЧАКТА "АККОШ КУЛЕНЭДЭ" ЮЛ АША КЕРЕП ЧЫГАБЫЗ. ЯЗ КОНЕ ТАЛЛЫКТА ТАЛ ЧЫБЫКЛАРЫН ЭЗРЭК СЫНДЫРЫП АЛЫП КАЙТЫП БАНКАГА УТЫРТАБЫЗ, АЛАР БОРЕЛЭНЕП АКСЫЛ САРГЫЛТ ТОСТЭ "БЭПКЭЛЭНЕП" АЧЫЛАЛАР ИДЕ ( НИ ОЧЕНДЕР ШУЛАЙ ДИЯ ИДЕК, БЭЛЭКЭЧ КЕНЭ КАЗ БЭПКЭЭЛЭРЕНЭ ОХШАГАННАР ИДЕ АЛАР), ИИ МАТУР, УЛ ИСЕ ШУНДЫЙ ТЭМЛЕ БУЛА ИДЕ. ТАЛДАН КЭРЗИННЭР, ТУБАЛЛАР ЭШЛИЛЭР ИДЕ ТОРЛЕ ЗУРЛЫКТАГЫ УРДЭК, КАЗ, ИНДЮК УТЫРТЫРГА ЙОМЫРКА САЛЫП БЭПКЛЭР ЧЫГАРЫР ОЧЕН. КЕМНЭРДЕР САТАРГА ЭШЛИ ИДЕЛЭР.
БУ ЧИШМЭ ЮЛЫННАН МИЛЕККЭДЭ, СЕБЕРКЕГЭДЭ КЕРЭ ИДЕК, КУТЭРЕП АЛЫП КАЙТЫП. ЭЛЕК ЙОРТ, УРАМ СЕБЕРУ БАР ИДЕ, УРАМДА БИТ УЛЭН УСМИ ИДЕ, ХЭЗЕР ЧАБЫП БЕТЕРЕП БУЛМЫЙ, МАЛЛАР ЭЗ КОТУГЭ ЙОРЕРГЭ,
КАЗЛАР, УРДЭКЛЭРДЭ ЭЗ АШАРГА.
ЖЭЙ КОНЕ ЯШЬ ЛЭРДЭ ЖЫЕЛЫП МЕНЭ ИДЕК ЧИШМЭ БУЕНА, ТОНГЕ ТЫНЛЫКТА ЧИШМЭНЕН ЧЕЛТЕР - ЧЕЛТЕР ИТЕП АГЫШЫ СИХРИ ТАВЫШ, НИНДИ ДЕР БЕР МОН БУЛЫП ИШЕТЕЛЭ ИДЕ. ЕЛГАНЫН КУПЕРЕНДЭДЭ СУ АГЫШЫН ТЫНЛЫЙ ИДЕК, БАКАЛАР "ЖЫРЛЫЙ", БАЛЫКЛАР СИКЕРЕШЭ. КУПЕРНЕН КЫРЫЙЛАРЫНДА МАТУР ИТЕП ЭШЛЭП КУЯ ИДЕЛЭР АВЫЛНЫН АГАЙЛАРЫ. БУ МАТУРЛЫКЛАР ТОШЛЭРГЭ КИЛЕП КЕРЭ КАЙЧАКЛАРДА ЯШЬРЭК ЧАКТА ЕШРАК КЕРЭ ИДЕ, КЕРМЭСЛЕК ТУГЕЛ ИДЕ ШУЛ УЛ ТИКЛЕМ ХОЗУРЛЫК ЛАР....
БЕЗ УСКЭН ВАКЫТЛАРДА КЕШЕЛЭРДЭ МАШИНАЛАР ЮК, СИРЭК КЕНЭ "МАТАЙ, СЭПИТ" БУЛА ИДЕ, ШУНА КУРЭ БУ ХЭЗРЭТ ЧИШМЭСЕНЭ ЙОРИ ТОРГАН ТУРЫ ЮЛ БЕЛЭН ЖЭЯУЛЭП КЕРЕП БИХИСАП КУП ЙОМЫШЛАРНЫ УТИ ИДЕ ХАЛЫК, Э “ТАШ ЮЛДАН " БИК УРАУ БУЛА ИДЕ.
Э МЕНЭ КЫШ КОНЕ КУРШЕ КЫЗЛАРЫ БЕЛЭН АТНЫ УЗЕБЕЗ ЖИГЕП, ЧАНАГА ШАЛДЫР - ШОЛДЫР БЕРНИЧЭ БЕДОННАРНЫ САЛЫП, АТ ЧАНАСЫНА БАСЫП ЧИШМЭГЭ СУГА ТАШ ЮЛДАН БАРА ИДЕК, КЫЗЫК БУЛА ИДЕ, АРТТАН КАР БУРАННАР ТУЗЫП БАРА, ЭТЕБЕЗДЭ ИЯРЭ.......
ХЭЗЕР ИНДЕ АВЫЛГА КАЙТЫП КЫНА КИЛЭБЕЗ, МЕНЭ СЭЕР ХЭЛ ИКЭН УЛ ЭНКЭЙ БУЛМАГАЧ , ТАГЫНДА КАЙТАСЫ КИЛЕП ТИК ТОРА, ЭНКЭЙ КАПКА ТОБЕНДЭ КОТЭДЕР КЕБЕК--" ИИ ЭЛЕ ГЕНЭ КЕРДЕМ ТЫШТАН, СЕЗНЕ КОТЕБРЭК ТОРГАН ИДЕМ, КУНЕЛЕМЭ БУГЕН КАЙТЫРСЫЗ КЕБЕК БУЛГАН ИДЕ, ТОКМАЧ КИСЕП ТОЗЛАГАН КАЗ ИТЕННЭН АШТА ПЕШЕРДЕМ, ЧИШМЭ СУЛАРЫ БЕЛЭН ЧЭЙДЭ КАЙНАТКАН ИДЕМ" - ЭНКЭЙЛЭРНЕН КУНЕЛЛЭРЕ БИГРЭК СИЗГЕР БУЛГАН ШУЛ. ЭЛЛЭ НИЛЭР БИРЕР ИДЕМ, ТАГЫН БЕР ГЕНЭ ТАПКЫР ЭНКЭЕМ БЕЗНЕ КАПКА ТОБЕНДЭ КОТЕП ТОРГАНЫН.....
БЕЗНЕН КАБАТЛАНМАС ЯШЬЛЕКЛЭР КЕБЕК , ЧИШМЭЛЭРЕБЕЗДЭ ЭЧЭР СУЛАР КАЛМАДЫ, Э ЧИТ ЧИШМЭ СУЛАРЫ БАРЫБЕРДЭ СУСАГАННЫ БАСМЫЙ ШУЛ, БАСМЫЙ.......
ЯНГА ШИФАЛЫ СУЛАРЫ,
МАТУР БИТ УЛ СУ БУЙЛАРЫ.
СОЙЛЭШЕП СУЗЕМ БЕТМЭДЕ,
КУРЕП КУЗЕМ ТУЙМАДЫ.
ЧЕЛТЕР- ЧЕЛТЕР ЧИШМЭ АГА,
КЫЗЛАРЫ ЖЫРЛАП СУ АЛА.
СУ АЛГАН ДА СУЫРЫП УПСЭН,
УПКЭН ЭЗЛЭРЕ КАЛА.
ЖЫРЛЫЙ-ЖЫРЛЫЙ СУ АЛГАНДА
ЧИЛЭКЛЭРЕ ТИЗ ТУЛА.
ЧИШМЭ СУЫН ЭЧКЭН КЫЗНЫН
КУНЕЛЕ ЧИБЭР БУЛА.
ЧЕЛТЕР-ЧЕЛТЕР МОНЛЫ ЧИШМЭ АГА.....
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 36
ТИК КАБАТЛАП КЫНА БУЛМЫЙ ШУЛ, АЛЛАХ ТЭГАЛЭНЕН КАНУННАРЫ ШУНДЫЙ.!!!