Җәйге авыл, гади бер көн,
Таң атканын күрми каласың,
Әтәчләре белән уянасың,
Кояш баткач башны саласың.
Көне буе тыз быз чабасың да,
Җәйләреңдә җитми көн генә,
Арасында сыкрап ала җаның:
-Бер башыма кирәк ни генә?
Ә туктасаң, нидер җитмәгән күк,
Бушка үткән сыман вакытың,
Күрше күлән сәләм биреп китә:
-Ни кырасы эшләп артыгын?
Көлеп кенә җавап кайтарасың:
-Сезгә җитмәгәнне җыямын,
Менә китек иде бер кырыны,
Шуны гына ямап куямын.
Кайсы аңлап, кайсы төшенмичә,
Башын селкеп куя үткәннәр.
Аңлыйдыр ла, юкса тирә-күрше,
Бер тирәдә гомер кичкәннәр.
Ага көне, киче килеп керә,
Мөгрәп көтү кайткан тавышка,
Бакча белән абзар арасында,
Кайда монда урын сагышка.
Көннәр буе җыйган авырлыгын,
Кичләр салаган булып иңеңә.
Әй мендәрем, диеп ашкынасың,
Йокы башны баскан төнемә..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев