Предыдущая публикация
Бәлкем үткән, үткән заманда,
Бардыр дөнья, без гел икәү булган,
Безнең эзләр калган урамда...
Бәлкем әле безне үзгәртерлек,
Бардыр элеккедәй эчкерсез.
Җаннарыбыз бик саф булган чагы,
Күңелләр дә чиста, бер керсез.
Хәзер булса анда таңнар алсу,
Яңгырлары түгел, яшь сыман,
Карашларда таң сафлыгы балкый,
Язмышлардан төшми бер томан.
Анда ачык язмыш капкалары,
Кыр капкадай авыл очында.
Гүя яшьлек хыяллары булып,
Урам тузаннары очына.
Мәхәббәтләр гел дә гөнаһсызлар,
Сөю булса, өзә бәгерьне,
Дуслык булса, гомер кичерерлек,
Анда яши кеше кадере.
-Табып булыр бәлкем, әйдә очтык!
-Эзләр калганмы соң урамда?
Юк ла дустым, бары хатирәләр,
Адашканнар күңел - буранда...
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев