Гаҗәпләнеп бер дә көлмәгән,
Дуслар күрсә:- Исән икән,- диләр,
Дошман күрсә:- Һаман үлмәгән!
Кайчагында нидер көтелә дә,
Карап атылган бер йолдызга,
Нәрсә аннан өмет итәсең ди,
Соңгы эзен сызган йолдыздан.
Юктыр сана, күктә минем йолдыз,
Җиреннән дә кыек атлана.
Әйтерсең лә боз салганнар алга,
Шундыерак хәзер замана.
Эссе булса:- Янмый да бу! -диләр,
Суык булса:- Нигә туңмага?
Тормыш уңса:- Ялгыш булган,- диләр,
Ә абынсаң:- Бетми уңмаган!
Дусларына килсәң ишек бикле,
Син килгәнче, сиңа китәләр,
Озагырак күренмичә торсаң,
Бик иркенләп гафу итәләр.
Бер бүләксез килсәң сөйгәнеңә,
Яратканга, бәлки сөептер,
Кочаклаган булып, аркаң төя,
Башка килмәсен бу диептер.
-Егылмам мин, көтмәсеннәр!- димен,
Юк мин түгел, дөнья әйләнә.
Ярый дуслар:- Исән һаман,- диләр,
Дошман, ник исән?- дип, бәйләнә..
Рамзис Мишәр
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев