Һәрвакыт нәрсәдер көтәсең. Чәйнең кайнагын, ашның суынганын көтәсең. Җәйне көтәсең. Яңа елны көтәсең... WhatsApp ка куңелгә якын кешеңнән хәбәр килгәнен һәм телефон шалтыраганын көтәсең.
Хезмәт хакын, пенсия акчасын көтәсең, кино беткәнен, ял җиткәнен...
Сиңа ничә яшь булуы мөһим түгел: утызмы, җитмешме яки бишме. Балачакта, биш яшьтә исә, әниеңнең балалар бакчасыннан алганын көтәсең.
Утыз-кырыкта син эш көне беткәнен көтәсең, олыгайгач оныкларың булганын, балаларың кайтканын, яңгылышып булса да күршең килеп кергәнен көтәсең...шулай көтәсең дә көтәсең...Көтәсең, көтәсең, көтәсең...Юлга чыксаң попутка машина, автобус көтәсең...Тагын көтәсең дә көтәсең. Барысы да һәммәсен һәрвакыт көтә. Авыр вакытларда күңелне тынычландырып "иртәгә башкача булыр "дип тагы яңалык көтәсең...Бәхет көтәсең...мәхәббәт көтәсең...
Ярлардан ярату, наз көтәсең...
Бала көтәсең ...
Тормыш ...
Көтәсең ... Шулай хәр-вакыт нидер көтеп гомер юлын үтәсең...икән!)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 273
Иртэ таннар атканын, язлар, язлар дан сон жэйлэр, козлэр, кышлар житкэнен, балаларыбыз, оныкларыбыз ускэнен, хэтта мэнгелеккэ киткэн якыннарыбызны да кайтырлар, дип котэбез, кунел хаман якты ометкэ ышанып, котэ...