Алар иптәше Фәнисә белән бересеннән берсе матур ике бала тәрбияләп үстереп, аларны тормыш юлына бастырганнар.
Кызлары Әльфия , уллары Рушан икесе дә югары уку йортын тәмамлап, гаилә корып, балалар устереп, матур итеп яшәп яталар.
Бүген дә син, хөрмәтле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы дусларыңа, туганнарыңа шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенәдә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казандың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, хөрмәтле кешебез!
Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхетеңне үзең тудырып, тормыш иптэшеңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың.
Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чишмәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен.
Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.
Хаҗиевлар, Шайдуллиннар, Садыйковлар гаиләләре.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2