🕳 19 нчы июньнән
Зөлхиҗҗә ае – Корбан гаете ае башлана.
🕳 28–30 июнь көннәре –КОРБАН БӘЙРӘМЕ 🐏🐑.
🕳 27 июнь – 1 июль –
ТӘШРИК КӨННӘРЕ
‼ Бу 9 көндә – 19–27 июнь көннәрендә УРАЗА ТОТУ – иң яхшы эшләрнең берсе.
Бу көннәрдә ешрак:
🤲 АЛЛААҺҮ ӘКБӘР! – дип, ТӘКЪБИР әйтү, Аллаһны зикер итү – иң яхшы гамәлләрдән исәпләнә.
🤲 ЛӘӘ ИЛӘҺӘӘ ИЛЛӘЛЛААҺ! – дип, ТӘҺЛИЛ һәм
🤲 ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘӘҺ! – дип, ТӘХМИД әйтегез.
1. ТӘКЪБИР дигән вакытта:
🤲 АЛЛААҺҮ ӘКБӘР!
АЛЛААҺҮ ӘКБӘР!
ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺҮ ВӘЛЛААҺҮ ӘКБӘР! АЛЛААҺҮ ӘКБӘР! ВӘЛИЛЛӘӘҺИЛ ХӘМДЕ! – сүзләрен әйтүне күз алдында тоталар.
2. Бу 9 көндә – 19-27.06 – УРАЗА ТОТУ – иң яхшы эшләрнең берсе.
Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
1) ✍ “Аллаһ бу 10 көндә кылынган игелекле эшләрне башка көннәрне кылынган игелекле эшләргә караганда ныграк ярата”.
‼ Ә УРАЗА – иң яхшы, иң игелекле, иң зур саваплы эшләрнең берсе. Аллаһның Рәсүле ﷺ кешеләрне ураза тотарга өндәгән:
2) ✍ “Аллаһ юлында тоткан 1 көн ураза Аллаһ колының йөзен Тәмуг утыннан 70 еллык ераклыкка читләтер”.
/Бохари, Мөслим.
3. Шулай ук, ХАҖ кылучылардан тыш, калган барлык мөселманнарга да ГАРӘФӘТ – 27 июнь көнендә ураза тоту яхшы, чөнки, Аллаһның Рәсүле ﷺ ул көн турында шулай дигән:
✍ “Бу ураза үткән ел һәм киләсе ел өчен йолу булып тора” /Мөслим.
4. ТӘҮБӘ ИТҮ, гөнаһларны йолу да – иң изге гамәл!
5. Башка төрле игелекле, саваплы гамәлләрне, ирекле гыйбадәтләрне ешрак башкару:
~ намаз уку,
~ сәдака тарату,
~ Изге Коръәнне күп уку,
~ хәләлне куллану һәм
~ хәрамнан тыелу,
~ күршеләреңә хөрмәт күрсәтү,
~ туганлык бәйләнешләрен тоту,
~ һ.б. игелекле эшләр кылу.
6. КОРБАН ГАЕТЕ 🐑 намазын уку һәм вәгазь тыңлау өчен мәчеткә иртәрәк килергә кирәк. ❗ГАЕТ НАМАЗЫ – Исламның олуг йолаларының берсе.
7. 🐑🐏🐂🐪 Бәйрәм көнне һәм Тәшрик көннәрендә КОРБАН чалырга дип күрсәтмә бирелгән. Корбан китерү – безнең олуг бабабыз Ибераһим г.с.-нең сөннәте. Аллаһ, корбан бирү өчен, Ибераһимның улы Исмәгыйльне тәкә белән алмаштырган. Бу турыда Аллаһы Тәгалә әйткән:
1) ✍ “Без аңа Исмəгыйль урынына корбан итеп бугазлар өчен, җәннәттән 1 зур тәкә бирдек”.
/Саффат с, 107а.
فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ
2) ✍ Фәсалли лираббикә вәнхәръ. /Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне, фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!
/"Кәүсәр" с., 2а.
================
‼ ИГЪТИБАР‼
🕳 Тәкъбир:
🤲 АЛЛААҺҮ ӘКБӘР!
🕳 Тәхлил:
🤲 ЛӘӘ ИЛӘҺӘ ИЛЛӘАЛЛААҺ!
🕳 Тәхмид:
🤲 ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘӘҺ!
🕳 Тәкъбир әйтү:
🤲 Аллааһү әкбәр!
Аллааһү әкбәр!
Ләә иләәһә илләллааһү Вәллааһү әкбәр!
Аллааһү әкбәр!
Вә лилләәһил-хәмде! –
сүзләрен күп тапкырлар дисбе белән әйтү күз алдында тотыла.
Зөлхиҗҗәнең беренче 10 көнендә кылырга кирәкле гыйбадәтләр:
‼ Бу көннәрдә иң яхшы эшләр булып ХАҖ һәм кече хаҗ – ГОМРӘ КЫЛУ санала. Аллаһның Расүле ﷺ әйткән:
1) ✍ “Кем, хатынына якын килмичә һәм гөнаһ кылмыйча, бу йортка хаҗ кыла, ул аннан үзен анасы тудырган көндәге кебек булып кайта” /Бохари.
2) ✍ “Элекке Гомрәдән соң кылынган Гомрә, алар арасында кылынган гөнаһлардан пакълану булып тора. МӨКАММӘЛ ХАҖНЫҢ ӘҖЕРЕ – ҖӘННӘТ” /Мөслим, Бохари.
‼ МӨКАММӘЛ ХАҖ –
күз буяу яки шөһрәт алу өчен башкарылмаган. Ул - башкарган вакытта гөнаһ кылынмаган хаҗ. Мөкаммәл хаҗның дәлиле булып, хаҗ кылучының, хаҗ кылып кайткач, күпкә яхшырак кешегә әйләнүе, элеккеге гөнаһларына башка кире кайтмавы тора.
==============
27 июнь – 1 июль
ТӘШРИК КӨННӘРЕ — Гарәфә – 27.06.23 көнендә иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13-нче көненең икенде намазына кадәр. Бу көннәрдәге 23 фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, 3-әр мәртәбә:
🤲 Аллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр.
Ләә иләәһә илләллааһү
Вәллааһү әкбәр, Аллааһү әкбәр! Вә лилләәһил-хәмде” – дип тәкбир әйтү тиешле була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә).
🕳🕳🕳🕳🕳🕳🕳
🤲 Аллаһы Тәгалә барчабызга Зөлхиҗҗә аеның беренче 10 көненең фазыйләтләрен истә тотып, изге гамәлләрне, гыйбадәтләрне арттырырга насыйп итсен һәм һәркайсыбызны Үзенең чиксез рәхмәтеннән аермаса иде! Әәмиин.
🕳🕳🕳🕳🕳🕳🕳🕳🕳🕳
Миләүшә Сафина хәзерләде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3
ИГЪТИБАР
Тәкъбир:
АЛЛААҺү Әкбәр!
Тәхлил:
Ләә иләәһә илләЛЛААҺ!
Тәхмид:
Әлхәмдү лиЛЛӘӘҺ!
Тәкъбир әйтү:
АЛЛААҺү Әкбәр! АЛЛААҺү Әкбәр!
Ләә иләәһә илләЛЛААҺү, үәЛЛААҺү Әкбәр!
АЛЛААҺү Әкбәр! Үә лиЛЛӘӘҺил-хәмде!