Тулган айның кершән яккан йөзе
Ерак йолдызларга елмаеп,
Салкын нурын сипте җир өстенә -
Кырау төште җиргә моңаеп.
Ап - ак томан кочагында калды
Зәңгәр күлдә нечкә камышлар,
Төшләрендә җәй җылысын тоеп,
Изрәп киткән уйсу үзәннәр.
... Кояш чыкты бик көттереп кенә -
Җылы нурын җиргә таратты,
Дөнья яме иде күзләрендә -
Бар җиһанны бердәй яратты.
Үләннәргә кунган чык тамчысы,
Җем - җем килә көмеш яктысы -
Салкын кырау тигән хисләре
Кояш нурларында эреде.
Үз йолдызын эзли һәрбер күңел,
Һәрбер йөрәк көтә бер җылы,
Кырауларда калып өшемәсен,
Үз кояшын тапсын һәр кеше.
Сизми калды димә...
Көзләр килде...
Кырау төште - көмеш чәчләрең...
Тик күңелем һаман көтә сине -
Җылы көтеп тибә йөрәгем...
Автор Рамилә Ракипова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев