Язмышның усал җилләре.
Аны бу уйларыннан, хатирәләреннән Әлфия апасының сүзләре арындырды. Ул:
– И-и-и. балакай, мактап кына йөрисең, әйдә, чайкат кулларыңны, җылы коймак белән чәй эчеп алыйк, – дип, чәй әзерләргә тотынды. Алмаз, кулларын юып, өстәл янына килгәндә тәрәзәдән таныш кешенең капкадан кереп килгәнен шәйләп:
– Мин генә түгел икән әле монда кунак, аякларым бик җиңел булды ласа, Әлфия апа, – дип кунакны каршыларга чыгып та китте. Әйе, кунак дигәнебез ике кулына авыр сумкалар күтәргән Сәбилә иде.
– Өстәл өстенә куя башласаң, барысы да кирәк бит, дип, әни барысын да салырга тырышты. Әлфия апа, җитмәгәннәрен тагын алып килермен, боларын барлап чыгыйк, – дип Әлфия апасы белән сөйләшә башлады. Алмазның монда булуы Сәбиләне нигәдер һич тә гаҗәпләндермәде.
– Чыгарбыз, чыгарбыз, әйдә, башта чәй эчеп алыйк, тамагыгыз кипкәндер, әнә бит, ничек кыздыра, яңгыргадыр, әйдә, яуса, яусын, тик җил-давылы гына була күрмәсен инде. Урактагыларга комачау итәр итүен дә, тик Ходайга каршы килеп булмый, бирәсе килсә, бирә, килмәсә, биргәнен дә тартып ала. Аллам сакласын, – дип әйтеп куйды.
– Алмаз балам, минем сине нигә чакырганны инде, Сәбиләнең кулындагы табак-савытлар тикмәгә генә килмәгәнлегеннән аңлагансыңдыр, тиздән минем туган көнем, азрак өстәл корып, якыннарымны чакырып алырга иде, шуңа ир кеше кулы кирәк булыр, каршы килмәссеңме?
– Юк инде, Әлфия апа, сезнең кебек алтын кешегә ярдәм итмәгән кешенең эчендә җаны булмас, һавадан айны алып төшәргә кирәк, дисәгез, анысына да риза.
– Һавадагы айга тиюен тимәбез дә, өстәл артына куярга ике озын эскәмия кирәк булыр, шуларны эшләп бирәлсәң, бик яхшы булыр иде, – диде. Сәбилә авызын ачып нидер әйтмәкче иде, Әлфия, аңа карап, күзен кыскач туктап калды.
– Эшләрбез, Әлфия апа, кирәк булса өстәлен дә, такталар булса.
– Сәбилә кызым, барыгыз икәүләп, Алмаз үзе генә таба алмас, күрсәтерсең, мунча түбәсендә такталар да бар, нинди кирәк, балта пычкысын да карап алыгыз,Салих абыегыз үлгәннән соң бер кемгә дә бирмәдем мин, барысы да шунда тора, – дип борынын бик еш тарткалап алды Әлфия өч ел элек кенә вафат булган картын искә алып.
Сәбилә, Әлфия апасы нигә күзен кысканын бик төшенеп җитмәсә дә, Алмазны ияртеп, каралтыга таба чыгып китте. Мунча верандасында кулы эш тәртибен белгән кешегә бөтен эш кораллары, җайланмалар да бар иде, түбә астында коры такталар өелеп куелган. Алмаз, күп сайланып тормыйча, эшкә тотынды, ә Сәбилә өйгә кереп китте.
– Нигә бая күз кыстың, аңламадым? – дип төпченде Сәрия.
– Синең сарай түбәсендә эскәмияләр барлыгын искә төшерүеңнән шикләнеп!
– Вот хәйләкәр син, Әлфия апа, ну, булдырасың, ә нәрсә өчен, аңламыйм?
– Алмазның осталыгын сиңа күрсәтергә, юләр баш, шуны да аңламыйсыңмы ни, егет бер дигән, нәрсә карап торасың, кап та йот! – дип шаяру катыш әйтеп тә ташлады.
– Аның бит гаиләсе бар, үзенең авызыннан ишеттем, билләһи, бергә торуын тормасалар да, законлы развод юк, диде миңа. Шулай булгач, мин аңа кем була алам соң, Әлфия апа?
– Кем-кем, усал хатыннар менә дигән гаиләдәге ирләрне дә каерып алалар.
– Юк инде, Әлфия апа, безнең, үзең белүеңчә, тәрбия икенчерәк төрле, кешедән каерып алу түгел, булганын саклап кала алсак та, бик шөкер булыр иде дә?!
– Анысы шулай, балакай, – дип Әлфия көрсенеп куйды, әмма уйлаган уеннан кире чигенә торганнардан түгел ул, җиренә җиткереп, ноктасын куярга өйрәнгән. Шунлыктан: – Ярар, – дип дәвам итте. – Мин үзем кылларын җайлап кына тарткалап карыйм әле, карарбыз аннары, – дип чакырыласы кунакларны барларга тотынды. – Мин Алмазны да чакырам, аның янына утырырсың, сыйлап кара. Элекке заманда ук кияү буласы кешене әчеткән бал белән сыйлап, аның ныклыгын, холкын ,тәртибен тикшергәннәр.
– Син нәрсә, Әлфия апа, әллә мине чынлап кияүгә бирмәкче булдыңмы? Мулла да чакырырга онытма, никахын да укытырбыз, бер булгач, – дип кычкырып көлеп җибәрде, аңа Әлфия апасы да кушылды.
Кич якынаеп, көтүне алып кайтыр вакытка берсеннән-берсе күркәм, ике җиңел эскәмия койма буенда хуҗалардан мактау сүзе көтеп утыра иде инде.
Шул көннән соң Алмаз үзенең Әлфия апасына да, Сәбиләгә дә күңел якынлыгын тойды, әмма сиздерергә генә кыймады. “Мин кем инде аларга, каяндыр килгән килмешәк, минем кебекләр урам тулы, урам түгел, дөнья тулы”, – дип уйлады ул.
Бәйрәм Әлфия корган хәйлә белән башланмады, чөнки Римма Нәфкатовнаның үз хәйләсе, планы бар иде һәм бәйрәм башланасы көндә иртә белән үзе шылтыратып:
– Әлфия апа, сезне бүген сәгать өчтә булачак кечкенә тантана, бәйрәмгә чакырабыз, соңлау кабул ителми, – дип катгый гына әйтеп, трубканы куйды.
– И әйбәт тә инде безнең Риммабыз, үзе таләпчән, үзе гади, үзе кешелекле, ничек Ходай Тәгалә күрмидер инде шундый асыл кешеләрне, ни гаиләсе, ни баласы, – дип үзалдына сөйләнеп, көрсенеп куйды.
...Клубта күңелле татар көйләре уйный, кеше хәтсез генә күренә. Әлфияне сәхнәгә чакырып, мактаулы урынга, комбайнчы Сәгыйтьҗан янына утырттылар.
– Әллә синең дә юбилеймы, Сәгыйтьҗан, – дип шаяртып алды Әлфия.
– Юк, үзем дә аңламадым, нигә монда утыруымны, – дип, Сәгыйтьҗан акланып куйды.
Тантана кечкенә концерттан башланды. Җыр, бию, укучылар тарафыннан нәфис сүз. Боларның барысын да оста баянчы Алмаз һәм Наилә әзерләгән иде.
Арытаба сүзне Римма Нәфкатовна алды:
– Безнең юбилярыбызга бүген республика күләменнән – авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш керткән өчен “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә, шулай ук районыбыз исеменнән, авыл Советы исеменнән кыйммәтле бүләк – кабул итеп алыгыз!
Залда кул чабулар яңгырады.
Авыл Советы рәисе сүзен дәвам итте:
– Быелгы гына түгел, ә һәр елгы урак җиңүчесе Сәгыйтьҗан Фаилович исә “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә һәм район, авыл Советы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырыла!
Зал тагын да алкышларга тулды. Моның белән генә бетмәгән икән әле.
– Безнең авыл биләмәсенә яңа гына килсә дә, аның үсешенә күп кенә өлеш кертергә өлгергән, авылыбызның көтүчесе һәм клуб мөдире вазифасын башкаручы егетебезне, Сәлимгәрәев Алмазны даими хезмәткә рәсми урнаштырырга һәм безнең авылда даими яшәү урыны бирергә! – дип дәвам итте ул.
Клуб тагын алкышларга күмелде, тик боларны инде Алмаз ишетмәде, чөнки кечкенә Мадис, аны табып:
– Сине Мәгъзүм бабай чакырды, Әнүзә апаларның сыеры бозаулый алмый, тиз генә килеп җитсен, диде, – дип, борынын җиңе белән сөртеп алды да, юк булды.
Эш тәмамлангач, кайтырга чыкты. Әлфияләрнең өе янына якынайгач, йорт янында байтак машина торуын күрде, шунлыктан, ерактан кайтучылар да барлыгын аңлау кыен түгел иде. “Чит җирләрдә яшәгән туган-тумачасы күптер”, – дип уйлап куйды Алмаз.
– Без Алмазны клубтан урлап алып киттеләр, дип уйлаган идек, ул да булса, Алмазыбыз монда йөри икән бит,– дип көлештеләр капка алдында торган кунаклар.
– Югалып торырга туры килде шул, көтүдә бер сыерны бозаулатырга кирәк булды.
– Ишеттек батырлыгыңны, маладис егет, булдырасың, бар тиз генә өс киемнәреңне алыштырып кил, югыйсә без гармун көенә сусадык, – дип, Алмазга сүз әйтергә дә ирек бирмичә, өенә озаттылар.
Алмаз өенә кайтып урауга кунаклар бер чама “шәпләнеп” алган иде инде, ачык тәрәзәдән матур-матур татар такмаклары яңгырый. Аны инде билгеләнгән урынга:
– Әйдә әле, батыр, үзең эшләгән эскәмиягә үзең утырып күрсәт, югыйсә без курыктык, я безне җиңмәс, – дип Сәбилә янына утыртып та куйдылар. Бу күптән уйланылган хәйләне Әлфия апасы белән Сәбиләдән башка белүче юк иде.
– Алмаз, кунаклар таралышкач бераз ярдәм итәрсең инде, өстәл, утыргычларны урынлаштырырга ирләр кулы кирәк бит, – диде Әлфия, монысы инде үзенең генә хәйләсе иде.
Аз-маз мыек майлангач, бәйрәм кичәсенең ахыры килеп җиткәне сизелмәде дә. Кунаклар таралышты, кемнәрдер табак-савыт җыештыра башлады. Әлфия апалары:
– Сәбилә кызым, Алмаз белән утыргычларны урнаштырып куегыз инде, аннары ял итәрсең, көне буе чабып арыдың инде, – дигән булды.
Инде кирәге калмаган артык урындык, эскәмияләрне ташыган арада Сәбилә кинәт кенә:
– Алмаз, минем синең өеңне, ничек яшәвеңне күрәсем килә, кайчан күрсәтәсең? Инде ярты ел танышбыз, әле икәү генә сөйләшкәнебез дә юк, әллә миннән куркасың инде?
– Юк, Сәбилә, курыкмыйм, бары тик синең тормышыңа кысыласым килми...
– Ә минем ул тормыш сәхнәсендә сине күрәсем килә, Алмаз.
Алмазга ничектер уңайсыз булып китте, тик шулай да сиздермәде.
...Өй эченең пөхтә итеп җыештырылуы, бер генә дә артык әйбер дә юклыгы, барысы да үз урынында булуы Сәбиләне ничектер сөендереп, хәтта гаҗәпләндереп куйды.
– Ялгыз ирнең шулай чиста яшәве мине приятно удивляет, Алмаз.
– Рәхмәт, мин бит үзебезнең авылда да күпмедер ялгыз яшәдем.
– Ә чит-ят җиргә китүеңнең сәбәбе нидә?
– Дуслар күбәя башлады, артка сөйрәүче дуслар, аңлыйсыңдыр, мин бит теге вакытта сиңа сөйләгән кебек идем...
– Аңлыйм, минем аңлау түгел, синең аңлавың мөһим, Алмаз.
– Әййе, шуңа мин монда.
Шундый сүзләрдән ике йөрәк арасында якынлык, җылылык уты кабынуы һич шикле түгел иде һәм кабынды ул ут, әмма кызулыгы гына ниндидер сүрәнрәк, нәрсәдер җитмәгән кебек иде. Алмаз да, Сәбилә дә моны яхшы аңлый, әмма бу бүген аларга мөһим түгел, чөнки эчкә кереп утырган шайтан шәрабе үз эшен эшли иде...
Көннәр кыскара, сүрәнләнә барды, малларны абзарларга кайтарыр вакыт якынаеп килә иде инде. Алмазның башын төрле уйлар борчый, кышка авылына кире кайтырмы, әллә монда клубында калырмы, Сәбиләнең яратам дигән сүзләре дөресме, әллә, вакытлыча гына янган учак кебек янар да, тиздән сүнәрме?
Аның үзенә дә Сәбилә ничектер якын иде, хәтта төннәрен йокламый уйланып чыккан чаклары да булгалады, шулай да кеше язмышына кагылып, ашыгыч нәтиҗә ясарга ашыкмады, әле бит Сәбиләнең үсеп килгән малае да бар, сораулар күп, ә җаваплар һәрвакыттагыча юк иде...
– Алмаз, бер ярты сәгатьтән яныңа кереп чыгам, бер кая да китмә, – дип Римма Нәфкатовна клубка шылтыратты.
Клубта һәрнәрсә үз урынында иде, чөнки Алмаз соңгы вакытларда вакытын гел шунда үткәрде. Менә әле тагын ай буена район конкурсына "Ак тәүбә, кара тәүбә" комедиясын әзерлиләр.
“Маладис егет, үзен сынатмый, әйткәнне дә көтеп тормый, һәрнәрсәне вакытыннан алда эшләп килә, күз генә тимәсен”, – дип уйлады Римма Нәфкатовна, клуб ишеге бусагасыннан атлагач.
Алмаз ниндидер язу-сызу эше белән мәшгуль иде, аны күрмәде.
– Сәлам безнең хезмәт батырларына.
– Оо, нинди кешеләр, әйдәгез, рәхим итегез, Римма, сез йомыш беләнме, әллә үтеп барышлыймы?
– Йомыш белән үтеп барышлый, – диде Римма Нәфкатовна, шаяру катыш. – Районнан шылтыраттылар, программаны үзгәрткәннәр, безгә ун көн алдарак чыгыш ясарга туры киләчәк, өлгерерсезме, Алмаз?
– Сез әйткәч, өлгерми булмас, тырышырбыз, кайгырмагыз.
– Мин синнән башка җавап көтмәдем дә, молодец! Тагын бер сорау, Алмаз, клубка нинди җиһазлар, уен кораллары, тагын нәрсәләр кирәк? Китапханәне дә карагыз, ул да яңарту сорый, менә шуларны карап, чутлап, язып, миңа бирерсең.
– Ярар, сез кушканча булыр барысы да.
– Ишетүем дөрес булса, районнан бер хатын белән аралашасың, бугай, бездән сине урлап алып китмәс бит, сиңа бу эшләрне чынлап тапшырырга буламы,Алмаз?
Римманың күзләрендә әз генә көнләшү хисе бар иде.
Күзләрендә генә түгел, бу хәтта күңелендә дә чагыла, ә ник булмасын әле, яныңда бар җире дә килешкән, кулыннан бөтен эш килгән ялгыз ир-ат йөрсә, кемнең генә үз итәсе килмәс иде икән.
Тик Алмазның аныкы түгел һәм булмаячагын аңлый иде Римма Нәфкатовна, бәлки, шуңа да көнләшү чагылгандыр күзләрендә.
Әзерләнү көннәре кыскарган саен, әле бер нәрсә, әле икенчесе дигән кебек, Алмазның күңелендә борчылу арта барды. Үз күңелең ятмаса, тамашачы күңелен, жюри күңелен яулый алмаячагын Алмаз яхшы аңлый иде.
Шулай да район үзәгенә бару көнен Алмаз түземсезлек белән көтә иде, әллә Сәбиләсен сагынды, әллә үзен район сәхнәсендә сынап карыйсы килде аның. Һәм, ниһаять, озак көткән көн, дулкынландыргыч моментлар, алкышлар. Алмаз өчен бу көн бик озак тоелды, киче тагын да озаграк. чөнки пьеса бетүгә аны түземсезлек белән Сәбилә көтеп торуын белә иде. Ай-ваена карамый, ул Алмазны үзләренә алып китте.
– Нигә шулкадәр ашыктырасың, әллә берәр нәрсә булдымы?
– Юк, булмады, сагындым үзеңне, әни да сагынган, бик күптән күренми, әллә бер-бер хәл булганмы, дип, синең хакта белеп, безгә алып кайт, дип әйтеп җибәрде.
Сәбиләләр өенә кайткач, бик озак өстәл янында сөйләшеп, чәй эчтеләр. Сөйләшергә, чыннан да, сүзләр күп икән.
Аннары Алмаз Сәбилә белән урамга чыгып китте. Көзге салкын урам үзенчә матур иде.
– Кызык, җил юк, ә яфраклар коела, – Сәбилә хыялга бирелгән иде, күккә озак карап, нидер эзләде. Алмаз Сәбиләгә әйтергә үзенең күңеленнән сүзләр эзләде, тик таба алмады, инде барысы да спектакльдә әйтелде кебек. Айлар буена ятлаган җөмләләрдән башка аның башында әйтер сүз юк кебек иде, ә ул сүзләрне үзенең үткән тормышында кабатланган ялгышлык кебек тойды.
Ул үзендә бүген ничә ел буена сизелмәгән кыенлык тойды.
Аңа, чыннан да, кыен иде, үзенең янып сөйгән, йөрәгенең яртысын ярып бирердәй кешесен бәхеткә төрә алмаганда, әллә каян килгән танышлык белән булган очрашуларны язмышының сынавына санады һәм кабат ялгышудан курка иде.Сәбиләсенә дә шушы серләрен ачасы килмәде, әллә үпкәләтүдән курыкты, әллә шундый саф табигать бүләк иткән төннең матурлык әсирлегендә йөзгән хыялга хыянәт итәсе килмәде. Ни генә дип әйтсәң дә, Алмаз бүген аз сүзле булды.
Йөрәгенең бер почмагына гына кереп оялашкан җылылыкны Алмаз тоя иде һәм аның каян килгәнен дә яхшы аңлый, тик ул җылылык зур ялкынга әверелеп китүдән курка иде. “Моның булуы мөмкин түгел, ялгыз хатынның йөрәгенә ут салып, башын кайгыларга урыйсы башым юк”, – дип уйлады ул.
Ә Сәбиләсенең бүген шатлыгыннан йөзе ялт итеп тора, әйтерсең лә, иңеәренә бәхет кошы кунган да, аның өчен генә сайрый иде.
Хәтта Алмазның аз сүзле булуы да аны борчымады кебек, киресенчә, аның хыялый сүзләренә комачаулаучы булмавы аны шатландырды кебек. Менә, ниһаять, көткән бәхет, дип уйлый иде ул.
Ә бәхет өчен күп кирәкми иде Сәбиләгә, яшәү өчен өе, эшләгән эше, янында әнисе, үсеп килгән, киләчәктә терәк булачак баһадир Сәлиме бар, тагын ни кирәк, менә инде Алмазны да үзенеке итә алса, үтә дә шәп булыр иде дә бит...
Шундый матурлыгы белән үзенә тартып, һич тә аерылырга теләмәгән ике йөрәктә ниндидер эз калдырырга тырыша иде бу төн, сихерле көч бүләк иткән көзге салкын төн..
...Инде көтү керде, клубта да эшләрне тәртипкә салып бетергәч, Римма Нәфкатовна белән киңәшләшеп, үз авылына кайтып килергә уйлап йөргән Алмазга уйламаган җирдән тагын яңа эшләр эшләргә, яңа үрләр яуларга туры килде һәм авылга кайтып урау нияте тагын да кичектерелде.
Аларның "Ак тәүбә, кара тәүбә" комедиясе район күләмендә беренче урын алды һәм яңа бурыч куелды – республика үрләрен, яңа үрләр, яңа биеклекләр яуларга, ә бу Алмаздан аеруча зур көч, һөнәрилек таләп итте. Һәм һәр көн диярлек бергә кайнашкан, авыл сәхнәсен яулаган артистлар аның күзенә карап, “әйдә, егет, әйдә” диләр кебек иде.
– Миннән нинди клуб мөдире чыксын, мин бит тимерче, – дип кайчандыр Әлфия апасына әйткән сүзләрен бик еш исенә төшереп, кара тиргә батып, Алмаз авыл кешеләре арасыннан яңа талантлар эзли, аларны рольләргә бүлә, тикшерә, өйрәтә иде. Ничек кенә булмасын, йөкләтелгән эш күп, ә куелган вакыт, язгы кояшка каршы тора алмаган боз кисәге сыман, эри торды, билгеләнгән көн якыная барды.
Бу гына җитмәгән, җырга, биюгә оста кешеләрне җыеп, клубта түгәрәк тә ачкан иде, анысына да өлгерергә кирәк, бер-ике кабат ниндидер сәбәп табып үткәрмәдеңме, бетте, халыкның бизүен көт тә тор. "Тырышкан ташка кадак каккан", – диләр бит, тырышлыгы күренде, әлегә декретка киткән Гөлүсә түгел инде, шушы авылда туып, үсеп бөтен авылдашларының холкын белә торып та, районга түгел, күрше авылга барып, бер концертта күрсәтә алмады бит Гөлүсә. Эстәрледә укып кайтуың беләнме ни, сәләтең булмагач...
...Римма Нәфкатовнаның телефоны шылтырады:
– Алло, тыңлыйм, – диде председатель. Линиянең теге ягында район хакимияте башлыгы иде. Биш-алты минут сөйләшкәннән соң, саубуллашып, трубканы куйды да:
– Көтеп утыр, тоттырдым, ди, мин сиңа, тоттырмый ни, – дип үзалдына әрләшеп алды.
Сүз яңа гына эшли башлап, республикага үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучылар бәйгесен әзерләүче Алмаз турында иде.
Римма Алмазга бу хәбәрне җиткерергә ашыкмады. “Үтәр әле, онытылыр, бездә генәме ни осталар, әллә кемнәрне табарлар әле, кирәк булса”, – дип уйлады ул, әмма башлыкның җиде кат үлчәми торып кисмәгәнен дә белә иде.
Республика бәйгесенә барыр көн якынлашып бетте, болай яхшы әзерләнделәр кебек, көн-төн тырыштылар... Алмаз хәтта Сәбиләсен дә, үгетләп:
– Әйдә, Уфаны күреп кайтырсың, күптән барганым юк, дисең бит, вакыт күп булачак, өч көнгә барабыз, дип әйттеләр, – диде. Тик өч көн дигәнен дөрес аңлатмаганнар икән, өч көн түгел, ә өч турда узачак булган. Һәм конкурс атнага сузылды, шунлыктан, Сәбиләгә Алмазларның чыгышын күрергә насыйп булмады, эшендә югалтырлар, дип кайтып китте.
Конкурста, чыннан да, бик көчле артистлар да катнаша икән, “болай булгач, безнең кебекләргә берни дә тәтемәс инде”, диештеләр Алмазның авылдашлары.
– Төшенкелеккә бирелмибез, без кемнән кәм, тирә-якка карагыз, бездән дә гадирәкләрен күрмисезме ни? Килгәннәр бит, димәк, алар да нәрсәгәдер ышанып килгән, – дип, Алмаз якташларына ниндидер ышаныч бирергә тырышты. Саламга тотынып йөзгән кырмыска урынында булса да, аяк астында ниндидер катылык тойды һәм ярның якын булуына ышанды, чөнки аңа күктән: “әйдә, егет, бу синең йолдызлы төнең, яула, ышанычны акла!” – дияләр кебек иде.
Ул бер генә минутка да уеннан Сәбиләсен чыгармады, эх, юкка гына кайтарып җибәрдем, кайтып җитә алдымы икән, автобуска соңга калса, кая барыр, Уфаны белми бит, дигән уйлар борчыды аны. Сәбилә дә аның турында төрле уйлар уйлады, сагыну гына түгел, хәтта көнләшеп тә куйды, тирә-ягында чибәр кызлар җитәрлек... Соңгы вакытларда аның уенда гел Алмаз иде шул һәм бүген тәүге тапкыр аның Алмазы зәңгәр экраннарда халык күңелен яулый иде...
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
– Әхнәф, Әхнәф, дим, кер әле тизрәк, әнә, телевизордан Хафизны күрсәтәләр! – Шулай дип хатыны тәрәзәдән кычкырды.
– Хафизны? Юкны сөйлисеңдер, каян килеп күрсәтсеннәр аны, кая киткәнен дә белгән кеше юк бит, – дип, Әхнәф, ишектән кергәндә үк фуфайкасын сала-сала, телевизор янына атлады.
– Монда спектакль бара, татарча, шунда Хафизга охшаган кеше бар иде, шуңа сиңа кычкырдым. Әнә, әнә, ул бит, точно ул, – дип, әллә шатланып, әллә аптыраштан кычкырып ук җибәрде Әлфизә. Комедияны карап бетермичә, алар Алмазның анда каян килеп эләгүен һич кенә дә күз алына китерә алмады. Пьеса тәмамлангач, моның туры эфирда барган республика конкурсы икәнлеген аңладылар, әмма Алмазның анда ничек килеп чыгуы башларына килмәде. Ә иртәнгә, “Хафиз Уфага "Нур" театрына эшкә кергән икән” дигән сүз авылны гына түгел, күрше авылларны да яңгыраткан иде.
– Димәк, Хафиз Уфага э́шкә урнашкан, маладец, монда урам буйлап тырай тибеп йөргәнче. Сез ятыгыз авылда, бер кап тәмәкегә интегеп, – дип Әлфизә Әхнәфне тиргәп алды. – "Алдырыр көн яздырыр" дип юкка гына әйтмәгәннәр инде, укып чыккач, Уфада гына ятасы иде дә бит, кая соң, Кадрия көенә кайткан булып, ни үзе бәхет таба алмады, ни мин, – дип зарланып алды Әлфизә.
– Кадриянең хәле ничек икән? – дип сорап куйды Әхнәф, Әлфизәнең сүзен ишетмәгәндәй. Кадрия инде ике айдан артык түшәктә ята, янына тәрбияләргә шәһәрдәге кызы кайткан, диделәр, хәле бик начар икән шул. Инде нинди генә табипларга күрсәтеп карамадылар, кая гына алып бармадылар, акча туздыру гына булды, бер файдасын да күрмәделәр. Соңгы бер атна чамасы бик өзгәләнгәч, Кадрия кызын янына ук чакырып:
– Балам, күрәсең бит җәфаланганымны, күрше авылда минем яшьләрдә Сәрия исемле апаң яши, син аны алып кил, ансыз килмә, үтенеп сорыйм, ул тота мине, җибәрми, – диде.
Кадриянең кызы, бер ни аңламаса да, каршы килмәде һәм иртәгәсен иртүк торып, әнисе әйткән Сәрия исемле хатынны эзләп күрше авылга китте.
– Исәнмесез, мине сезнең янга әни җибәрде, аның хәле бик начар, инде өч айга якын түшәктән тора алмый, сезне алып килергә кушты.
– Юк, балакай ялгыш килгәнсеңдер, мин бит врач түгел, күрәзәчелек тә итмим, ничек кенә ярдәм итим соң, кем соң әниең, мин белмимме аны?
– Кадрия, – дигәч, Сәриягә эсселе-суыклы булып китте. Яшьлек елларында Кадрия китергән кайгыларны түкми-чәчми кызына сөйләргә карар итте. Кунакка бу кызганыч хәлне ишетү бик авыр булса да, тын да алмыйча тыңлап утырды да:
– Җибәрегез минем әнине, зинһар, үтенәм сездән, әни өчен, үзем өчен, – дип Сәриянең кулларын ике кулы белән тотып, алдына тезләнеп, әнисенең кайчандыр кылган гөнаһлары өчен гафу сорап, елый-елый, Сәриянең әнисе янына барып, гафу итүен үтенде.
Сәриянең тәнен ниндидер калтыравык алган кебек булды, ни дияргә дә белмәде, ул мизгелдә аның башыннан үзенең кичергәннәре, ишеткәннәре, күз яшьләре язын ярына сыеша алмаган бозлы елгадагы болганчык су кебек ага иде. Күз карашы белән Кадриянең кызына нидер аңлатырга тырышып, ишеккә ымлады. Кыз, урамдагы машинада көтәчәген әйтеп, чыгып китте.Урамда күз чагылырлык чалт аяз булса да, аларнынң өй эчен ниндидер шомлы караңгылык биләп алган иде, авыр тынлык, чаршау артында, “мин монда” дигән кебек, ишетелер-ишетелмәс кенә ыңгырашкан тавыш ишетелде һәм Сәрия кыз артыннан шул тавышка таба атлады.
Анда кайчандыр яшь, сылу, чибәрлегенең чиге булмаган, ә бүген танырлык кыяфәте калмаган йөз яшьлек корткага охшаган,кайчандыр айрылыша алмас ә соңырак үзенең дус-ахирәтенең ярты йөрәген кисеп алырга теләүче. Кадрия ята иде.
Сәрия Кадриянең ярым кысык күзләреннән мөлдерәгән яшь тамчыларын күреп, аны жәлләп куйды, бер кулы белән Кадриянең кызына чыгарга ишарә ясап, икенче кулын Кадриянең кулларына салды.
Кадриянең күгәргән иреннәре селкенгән кебек булды, тик сүзләре ишетелмәде, әмма барысын да аңлап торган Сәрия, аның маңгаена кулын куеп, “гафу...” дип әйткәч, көчле генә тавыш белән бер ыңгырашты да, башын кыек салды. Сәрия маңгайдагы кулы белән күзләрен сыпырып йомдырды да, акрын гына атлап чыгып китте.
Кадриянең хушлашуы шушы иде.
Сәриягә күрше авылдан кайту биш чакрым түгел, ә биш елга сузылгандай тоелды, Алмаз белән бергә яшәгән соңгы елларын исенә төшерде, Кадриянең сүзләрен башкалардан ишетеп, гарьлегеннән җир тишегенә керер чакларын, үзен упкын каршындагы кыя өстендә басып торгандай, ни уйларга да белми,
башкайларын мендәргә бәрә-бәрә, төннәр буена елап чыкканнарын исенә төшерде. Ул Кадрияне жәлли иде. Ә Алмаз, ул бит ир кеше, шундый төшенкелеккә бирешергә тиеш идеме ни, үзенең өзелеп яраткан бердәнберенә ышанмыйча, ят сүзләргә ышанырга тиеш идеме, эх, юләр-юләр, кемнәр сүзе керде соң колагыңа, никләр соң миңа ышанмадың, дип Алмазны әрләде. Авылына кайтып, капка төбенә туктаганчы күз яшьләрен сөртә-сөртә кайтты ул.Аңа авыр иде, шул вакытта, эх, Алмаз да ишетсен иде Кадриянең сүзләрен, бәлки, аңлар иде, дип күккә карады, әйтерсең лә, һавадан: “Гафу ит мине, Сәрия, мин ялгыштым сине тыңламыйча”, – дип Алмаз эндәшә иде.
* Тик күктән дә, җирдән дә Алмаз аңа эндәшмәде, аның уйлары Кадриядә дә, Сәриядә дә түгел иде... Иртән үк Алмазны Римма Нәфкатовна үзенә чакырып болай диде:
– Иртәгә үк үзеңнең туган авылыңа кайтасың, сиңа монда пропискага керү өчен үзегездә төшәргә кирәк, һәм бу эшне бик тиз башкару кирәк булыр, ике көн җитәрме? – диде. Римманың тавышы бик җитди иде, хәтта Алмаз, нинди чебен тешләгән моны кыш көне, дип уйлады.
Дәвамы бар.
https://youtube.com/watch?v=LSTyaZW19ME&si=vwrHZHXE4mVUTcpc
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев